Түбән Чегодай авылыннан 95 яшьлек Әминә әби Мөхәммәтшина больница юлларын таптаган кеше түгел
Безнең якташлар

Түбән Чегодай авылыннан 95 яшьлек Әминә әби Мөхәммәтшина больница юлларын таптаган кеше түгел

Түбән Чегодай авылында гомере буе терлекчелектә эшләгән Әминә әби Мөхәммәтшинаның бүләкләре күп булгандыр. 8 март көнне аңа медаль дә тапшырдылар.

Район башлыгы Рамил Айбатов 95 яшен тутырган якташыбызга “Бөек Җиңүнең 80 еллыгы” юбилей медале, күчтәнәчләр, акчалата бүләген алып килгән.

- Сез колхозда хезмәт куйгансыз, мәрхүм ирегез Исмәгыйль белән комбайнда да эшләгәнсез әле. Бик зур рәхмәт, Әминә әби. Киләчәктә дә аякта булырга язсын, үзегезне караучы балаларыгызга да исәнлексаулык телибез, - диде Рамил Тәлгать улы.

Әминә әби бик уен-көлкеле. Сәламәтлегенә дә күз тимәсен: ишетә, күрә, бик зиһенле дә.

- Әйе, Ходай Тәгалә сырхаулар бирмәде, картлык кына бирде. Больницада ятканым юк, диде биш бала үстергән Әминә Сәгыйдулла кызы.

Марат Гомәров фотолары һәм видеосы

 

"Безнең Чирмешән"нең МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев