Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Төркиядән авылдашлар кайтты

Казанда Бөтендөнья татар конгрессы корылтае тәмамланганнан соң, корылтайның ерактан килгән ике делегаты Түбән Кәминкәгә һәм Кармышка кайттылар. Кунаклар - Төркиядә яшәүче, нәсел тамырлары безнең авылга тоташкан кардәшләребез. Фәрһат һәм Бәһзат Акташларның әбисе моннан 100-125 еллар элек, тугыз-унбер яшьләрдә Төркиягә күчеп киткән. Алар үзләрен "Җәгъфәр бабай нәселе балалары", диләр. Фәрһат корылтайга...

Казанда Бөтендөнья татар конгрессы корылтае тәмамланганнан соң, корылтайның ерактан килгән ике делегаты Түбән Кәминкәгә һәм Кармышка кайттылар.


Кунаклар - Төркиядә яшәүче, нәсел тамырлары безнең авылга тоташкан кардәшләребез. Фәрһат һәм Бәһзат Акташларның әбисе моннан 100-125 еллар элек, тугыз-унбер яшьләрдә Төркиягә күчеп киткән. Алар үзләрен "Җәгъфәр бабай нәселе балалары", диләр.

Фәрһат корылтайга Төркиядәге фәкыйрьләр фиркасы әгъзасы буларак чакырылган, ә Бәһзат Измир шәһәрендәге татар җәмәгатьчелегенең актив әгъзасы. Икенчесенең улы Эмре Казанда төпләнгән.

Туганнар Түбән Кәминкәдә яшәүче кардәшләре - Шәүкәт һәм Рөстәм Әгъзамовларга кайттылар. Мин дә аларга бардым.

Фәрһат тә, Бәһзат та матур итеп җырлыйлар, гармунда уйныйлар. Татар иленнән еракта гомер итсәләр дә, туган телләрен онытмаганнар. "Без, татарлар, анда гомер буе, бер-беребезгә кунакка йөреп, үзара бары ана телебездә генә аралаштык.

Милли ризыкларыбыз - бәлеш, өчпочмак та һәрвакыт табын түрендә булды", - диләр алар.

Кунаклар Кармыш зиратына кереп, мәрхүм туганнары рухына дога да кылдылар, мәчеткә дә кереп чыктылар. Дөрес әйтәләр, әби-бабайлар җире тарта икән.

Наил Глүмов.
Кармыш авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Кунаклар – Төркиядә яшәүче кардәшләребез