Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Түбән Кәминкәдә яшәүче Гыйрфановларда 12 кешегә дә иркен

Сергей, Альбина, Илназ, Илнур, Линар, Динар...Түбән Кәминкә авылында яшәүче Татьяна һәм Илшат Гыйрфановлар балаларына менә шундый матур исемнәр белән эндәшәләр.

Бу дөньяга һәркем үз язмышы белән килә. Самара өлкәсендә туып үскән Татьянаның да кайчан да булса татар авылында, Түбән Кәминкәдә яшәрмен дип, башына да килмәгәндер. 

Таня авылда эшләүче апасының хәлен белергә килә һәм монда Илшат белән таныша. Шуннан бирле 16 ел гомер узып та киткән. Илшат Татьяның улын - Сергейны да үз итә, аларның тагын уртак биш балалары туа.

-Мин авылга килгәндә бер сүз татарча белми идем, - ди Таня. –Беркайчан да бу телдә сөйләшә алмамын кебек иде, чөнки мәктәптә укыганда да миңа инглиз теле бик авыр бирелде, чит телләргә сәләтем юк. Монда яши башлагач социаль хезмәткәр булып эшләргә туры килде. Әби-бабайлар янына барам,  алар русча аңламый, мин татарча белмим. Ничек татарча сөйли башлаганымны үзем дә аңламыйча калдым.

Гыйрфановлар йорттында  12 кеше гомер кичерә. Илшатның әти-әнисе Минсалих абый белән Хәлимә апа ялгыз калган апаларын, 90 яшьлек Мәгъзүдә әбине дә үз йортларына сыйдырганнар, олы уллары Илһам да биредә яши.

Гыйрфановлар йорт тутырып мал да асрыйлар. Дүрт баш сыерлары бар, аларны биш башка җиткерергә исәплиләр, таналар, үгезләр, сарыклар да байтак, әле кош-кортны да ел саен  күп алалар икән.  Сөт сатып аена уртача 30 мең сум акча эшлиләр. Яшьләр читкә китү турында уйламыйлар, авылда яшәргә ниятлиләр. Икесе дә “Түбән Кәминкә” хуҗалыгында эшлиләр, Илшат - механизатор, Таня сыерлар сава.

-Минем шәһәрдә яшисе килми. Безгә авыл тормышы якын, - ди яшь хуҗабикә. - Өйдә ремонт ясыйбыз. Әле берсән, әле икенчесен яңартып торабыз. Быел парник алып кайтып урнаштырдык, анысы да кирәк.

Татьяна бер зарланмый,  ялгыш кына да ник “эш күп”, дисен. Әле бит көн саен ике баланы мәктәпкә, өчесен балалар бакчасына җыештырып җибәрәсе бар. Сергей Чирмешәндә, Нурлат техникумы филиалында укый. Авыл җирлеге Советында да Гыйрфановлар гаиләсен мактап телгә алдылар. “Бер йортта күпме кеше яши, бер  тавышлары чыкканы юк. Эшләп көн күрәләр”, - диделәр.

-Мин кечкенә чакта ук зур гаилә  һәм игезәк балалар турында хыялландым, уйларым тормышка ашты, төпчекләрем – игезәкләр. Безнең нәселдә малайлар күп, мин аларны карап үстем. Балалар ярата идем, шуңа да бәлки үземнекеләр булгач та, аларны үстерүнең бер авырлыгын күрмим, - ди 35 яшьлек Татьяна. – Аннан соң бит әти-әниләр дә булыша, хәзер инде өлкәнрәк балалар кечкенәләрне карашалар.

- Аллага шөкер, матур яшибез, - дип “нокта куйды” килене сүзләренә кайнанасы Хәлимә апа да.  

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев