Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Түбән Кәминкә егетенә армия хезмәте ошаган

Көзге чакырылыш чоры: берәүләр улларын армия сафларына озатса, икенчеләр бер ел аерылышып торганнан соң якыннары белән очраша. Ноябрьнең соңгы көннәрендә Түбән Кәминкә авылыннан Сафиннар да шундый күңелле мизгелләр кичерде, икенче уллары Раил армиядән кайтты.

9 класстан соң Түбән Камада техникумда оператор-аппаратчы һөнәрен үзләштергән Раил Сафин 2017 елның 27 ноябрендә хәрби хезмәткә алына. Еланьда 5 ай  хәрби өйрәнүләр үткәч, ул шул ук шәһәрдә  мото-укчы  гаскәрләрендә, БМПда механик-йөртүче булып хезмәт итә. Яшьтән техника белән “җенләнгән” егеткә армиядә бик ошый, үзе өчен  күп белем туплый.

-Армия ир-егет өчен бер дәрес кебек. Хезмәт иткән вакытта әти-әнигә, туганнарга мәхәббәтем һәм ихтирамым артты, аларның минем өчен никадәр кадерле икәнлекләренә ныграк төшендем, - ди Раил. -Туган якның һәм ана теленең кадерен дә аңладым. Чирмешәннән Рушан Шәрифуллин белән хезмәт иттек, очрашып, үз телебездә аралашкач авылга кайтып килгән кебек була иде.

Якташыбыз бер елда үзенә күп дуслар тапкан,  алар белән аерылышу авыр булган.

Армиядә чыныгу алып кайткан егет алга зур планнар кора: эшкә урнашып, читтән торып югары белем алырга тели.  Раил хезмәткә киткәнче Түбән Камада заводта эшләгән булган,  эшен кабат  шунда дәвам итәргә ниятләп тора.

-Сау-сәламәт  кеше ил алдындагы изге бурычын үтәргә тиеш дип саныйм. Белемле, көчле ир-егетләргә аның бер авырлыгы да юк. Якыннарың белән телефоннан гел сөйләшеп торасың, 12 айга бер хат та язмадым, - ди якташыбыз. - Олыларның киңәшләрен дә тыңларга кирәк. Миңа  әти белән абыйның, әнинең киңәшләре ярап куйды.

Автор фотолары 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев