Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Рушания Шакированы Чирмешәндә бар да белә. Ул 39 ел стажлы белгеч

Районда Рушания Шакированы бик сирәк кеше белмидер. Ул еш кына районкүләм чараларны алып бара, җырлый, бии, “Ядкарь” ансамблен җитәкли, район мәдәният йорты каршындагы татар халык театры режиссеры вазифаларын башкара.

Рушания Сабирҗан кызы үз эшенә бирелгән, җаваплы, тәҗрибәле, булдыклы, белемле хезмәткәр, яшьтән үк сәхнәгә гашыйк кеше.

-Мәктәптә укыган еллардан бирле сәхнәдә чыгыш ясадым, - ди ул. -Шуңа да Алабуга мәдәни-агарту училищесының хореография бүлегенә укырга кердем дә инде. Аннан соң, 15 ел Сарман районында белгечлегем буенча эшләгәч, үзебезең районга кайттым. Балалар сәнгать мәктәбендә хореография бүлеге ачылгач, мине шунда эшкә чакырдылар, балаларны биергә өйрәтә башладым.

Якташыбыз озак еллар район мәдәният йорты директоры вазифаларын да башкара. Соңгы елларда Рушания Шакирова татар халык театрының режиссеры да. Лаеклы ялда булса да, ул яраткан эшен ташларга уйламый әле. Яңа идеялар, яңа планнар белән яши.

-Аллага шөкер, исәнлегем бар, эшемне дә бик яратам, - ди Рушания ханым. –Әле менә чираттагы ялда мин, алай да мәдәният йортына кереп, хезмәттәшләремнең хәлен белеп чыгуым. Яңа спектакль турында да уйланып йөрим, ансамбльга яңа репертуар сайлыйм.

Рушания апа оештырган “Ядкарь” ансамбленда гел пенсионерлар җырлый. Киләсе елның беренче көннәрендә 60 яшен тутыручы җитәкчеләре – иң яше. Иң олылары - Мәрьям Дәүләтшина һәм Сания Гайниева, алар 70тән узган. Араларында лаеклы ялда булуларына карамастан, әле дә эшләп йөрүчеләр бар, әйтик, республика буенча Эчке эшләр министрлыгының Чирмешән районы буенча бүлекчәсенең миграция пункты начальнигы Наилә Мәссарова шундыйлардан, инвалидлар җәмгыяте рәисе Мәдинә Талипова да эшеннән аерылырга уйламый.

Рушания апага “Атказанган мәдәният хезмәткәре” исеме бирелде, районның Утыз Имәни премиясенә дә лаек дип таптылар аны, район башлыгының Мактау грамотасы белән дә бүләкләнгән, төрле бәйгеләрдә, фестивальләрдә катнашып, лауреат булды. Әле быел да “Балкыш” республика фестиваленнән иптәшләре белән бергә җиңүче булып кайттылар.

-Билгеле, сәламәтлегең булса, эшләп була, әмма, кызганыч, яшь барган саен ул өстәлми шул, -ди 39 ел хезмәт стажлы Рушания Сабирҗан кызы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #Айданавыборы Чирмешән театры Рушания Шакирова режессер