Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

“Ока” чүт “Жигули” булмаган

"Вак-төяк йөк алып кайтыр өчен дә кешегә ялынасы юк: йортыңда шундый техника булуы яхшы, үзеңнеке - утырдың киттең",- ди Чирмешәннән Виктор Миллер. Ул "Ока" мотоблогын кечкенә трактор итеп үзгәрткән. Оста рама җыеп, мотоблокны шуның өстенә утырткан. Мини- тракторның тәгәрмәчләре, тормоз системасы, руле "Жигули"ныкы. Максималь тизлек - сәгатенә 30-35 километр тирәсе....

"Вак-төяк йөк алып кайтыр өчен дә кешегә ялынасы юк: йортыңда шундый техника булуы яхшы, үзеңнеке - утырдың киттең",- ди Чирмешәннән Виктор Миллер. Ул "Ока" мотоблогын кечкенә трактор итеп үзгәрткән.

Оста рама җыеп, мотоблокны шуның өстенә утырткан. Мини- тракторның тәгәрмәчләре, тормоз системасы, руле "Жигули"ныкы. Максималь тизлек - сәгатенә 30-35 километр тирәсе. Ул артка да йөри.
-Башта арба ясадым. Мотоблок белән генә ул аугалады. Шуңа трактор сыман техника җыеп карарга булдым. Килеп чыкты кебек. Хәзер рәхәтләнеп, печән, утын ташыйм. Хуҗалыкта шәп техника, - ди Виктор.
Оста тракторын әле тагын да куркынычсызрак итмәкче: аңа поворотниклар, капот ясап куярга исәбе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ока Жигули