Авыл мәдәният йортында узган "Бал-маскарад"тан кайберәүләр лотереяга куян, әтәчкә хәтле отып кайтучылар булган. Ә менә супер-призга "Жигули" да куелганын ишеткәч, халык бөтенләй "Аһ" итә.
Мондый бүләккә кем кызыкмас, "машинаның" номерына кадәр бар, имеш. Ачкычы тартмада, ди. Аның өчен отыш башлангач, тамаша залында тынлык урнаша. Лотерея тоткан куллар тирләп чыга, дулкынлаудан...