Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Мәскәүдәге квартирасын “япкан” Наҗия Хафизова Иске Кадига күчеп кайткан

Иске Кади авылы читендә берәр ел буш торган өйгә янә җан өрде. Мәскәүдән күчеп кайткан Наҗия Хафизова бу көннәрдә торагын үзенчә яңарта.

Якташыбыз төзелеш, буяу-агарту эшләренең җаен яхшы белә. Гомере буе ташчы булып эшләгән төзүче бит ул. Лениногорскида, соңгы елларда Мәскәүдә гомер иткән. Башкаладагы квартирасын “ябып” туган авылына кайтуына әле ике генә ай.

-Олыгайгыч, туган як сагындыра, Аллаһыга шөкер, күршеләрем әйбәт, авыл халкы кунакчыл, хәлемне беләләр, берсе суган, берсе кишер тотып керә дигәндәй, кунакчыллар. Быел үзем бакчада эшләргә өлгерә алмадым, киләчәктә, исән булсак, барын да чәчәрмен, - ди пенсионер Наҗия Галимҗан кызы.

Фото: Марат Гомәров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев