Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безнең якташлар

Лашманнан 90 яшьлек энесе Гарифка апасы җәймәләр пешереп килде

Заманында колхозда “плугар”, хисапчы (учетчик), агроном булып эшләгән, соңрак Лашман мәчетендә имам булып торган Гариф Гатинга 90 яшь тулды.

Әлеге буын вәкилләренә – сугыш чоры балаларына күпне күрергә, күпне кичерергә туры килә.

- Язга чыксак, нинди үлән бар - бөтенесен ашый идек. Әле дә хәтерлим: берсендә шулай балтырган җыярга киттек. Ялангач аяк бит инде. Кояшта кызынырга дип еланнар өере чыгып яткан. Аларны уятмаска дип, әкрен генә үтеп киттек, шул чактагы курыкканнар... – дип сөйли башлады юбиляр, балачак хатирәләренә кереп китеп.

 

Армия сафларында моряк булып хезмәт итеп кайткач, Гариф Гата улы туган авылы Лашманда колхозга йөк төяүче булып урнаша, “плугар” да, “учетчик” булып та эшли. Соңрак, читтән торып белем алып, агроном, бухгалтер һөнәрләрен үзләштерә.

- Җиде председатель белән эшләдем, барысы да әйбәт булдылар, аңлашып эшләдек, - ди Гариф бабай.

1957 елда Гариф Лашман кызы Нәгыймә белән гаилә кора. Яшьләр Октябрь бәйрәменә оештырылган кичәдә танышканнар. 63 ел бергә гомер иткәннәр, биш кыз тәрбияләп үстергәннәр. Нәгыймә апа 30 елдан күбрәк авыл балалар бакчасында эшләгән. Тик, ни кызганыч, аның вафатына инде биш ел үткән.

Тугыз ел авыл мәчете имамы булып торган, мәдрәсәләр төзеткән Гариф бабай хәзер ялгызы гына яши. Ул бүген дә бик шаян күңелле, уен-көлкеле. Сәламәтлеге дә әйбәт, тик соңгы бер-ике елда күзләре генә начарайган. Лашманда яшәүче кызы Фирдәвес көн саен янына килеп китә. Социаль хезмәткәр Фәридә Яруллина да ярдәм итеп тора.

- Гариф бабай белән аңлашабыз, бик тату без. Ул шаярып та алырга ярата, сабыр, беркайчан да оршынмый, соңрак килгән вакытлар да була, сабыр итеп көтеп тора, рәхмәт аңа шундый яхшы мөнәсәбәте өчен, - ди Фәридә Яруллина.

Бүген Гариф Гата улы 11 онык, 14 оныкчык өчен – сөекле, хөрмәтле бабай. Авылда аның бертуган 93 яшьлек апасы Миннур, 88 яшьлек сеңелесе Раилә яши. Миннур апа юбилейга да коймак, җәймәләр пешереп килгән.

Юбилярны котларга район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәьәләләр буенча урынбасары Ләйләгөл Моксинова, район социаль яклау бүлеге начальнигы Рушания Әхмәдуллина, Лашман авыл җирлеге башлыгы Рәвхать Фәттахов та килде. Ләйләгөл Вагыйз кызы Гариф бабайны юбилее белән тәбрикләп, район башлыгы Рамил Айбатов исеменнән котлау ирештерде һәм бүләк тапшырды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

8

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев