Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Лашманга солдат кайта

"Аерылышулар авыр булса да, очрашулар күңелле," дип җырлыйлар җырларда да. Лашман авылында Рагидә һәм Рәвхәт Зөфәровлар гаиләсе май ахырында шундый күңелле мизгелләр кичерәчәк. Алар уллары Илназның армиядән кайтуын көтә. -Балаңны чыгарып җибәрү җиңел түгел, - ди Рагидә. - Улыбыз хезмәтеннән зарланмады, безне борчымады, телефоннан сөйләшеп тордык, хатлар да язды. Шулай...

"Аерылышулар авыр булса да, очрашулар күңелле," дип җырлыйлар җырларда да.

Лашман авылында Рагидә һәм Рәвхәт Зөфәровлар гаиләсе май ахырында шундый күңелле мизгелләр кичерәчәк. Алар уллары Илназның армиядән кайтуын көтә.
-Балаңны чыгарып җибәрү җиңел түгел, - ди Рагидә. - Улыбыз хезмәтеннән зарланмады, безне борчымады, телефоннан сөйләшеп тордык, хатлар да язды. Шулай да ата-ана күңеле тыныч булмый, гел бала турында уйлыйсың.
Илназ Зөфәров Ростов өлкәсе, Морозовск шәһәрендә хәрби һава көчләре гаскәрләрендә хезмәт итә. Беренче аенда Воронеж шәһәрендә була, һәрби укулар үтә. Техникумда электрчы белгечлеге үзләштереп киткән якташыбызга һөнәре ярап куя. Армиягә дә белемле яшьләр кирәк.
"Илназ Ватан алдындагы бурычын намус белән үти. Хезмәт вакытында үзен бары яхшы яктан гына күрсәтте, командирлары һәм иптәшләре арасында абруй казанды" - әти-әнине куандырып, Илназ хезмәт иткән частьтән шундый эчтәлектәге Рәхмәт хаты да килгән.
Илназ Зөфәров фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: лашман Ватан армия хезмәте

2
X