Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Лашман егете Таҗикстаннан ялга кайткан

Килешү (контракт) буенча хәрби хезмәт үтүче райондашларыбыз турында газетабыз битләрендә язмалар бирелеп бара, чираттагы әңгәмәдәшебез әти-әнисе янына 48 көнгә ялга кайткан Лашман егете Айнур Сәләхов. Мәктәптә укыганда ук Айнур спорт белән күп шөгыльләнә. Район күләм ярышларында катнашып, призлы урыннар яулый. Аеруча чаңгыда йөрергә ярата. Шуңа да мәктәпне тәмамлап, ул спорт...

Килешү (контракт) буенча хәрби хезмәт үтүче райондашларыбыз турында газетабыз битләрендә язмалар бирелеп бара, чираттагы әңгәмәдәшебез әти-әнисе янына 48 көнгә ялга кайткан Лашман егете Айнур Сәләхов.


Мәктәптә укыганда ук Айнур спорт белән күп шөгыльләнә. Район күләм ярышларында катнашып, призлы урыннар яулый. Аеруча чаңгыда йөрергә ярата. Шуңа да мәктәпне тәмамлап, ул спорт юнәлеше буенча югары уку йортына укырга керә. Санаулы еллар тиз үтеп китә, Айнур диплом ала. Ләкин яшь белгеч эшкә урнашып өлгерми, хәрби комиссариаттан повестка тапшыралар һәм чакырылыш буенча армиягә барырга яисә контракт буенча хезмәт итәргә тәкъдим итәләр. Айнур ике елга килешү төзи.

-Мин Таҗикстанда махсус тау батальонында хезмәт итәм, - ди Айнур. -Хезмәт авыр димәс идем. Хәрби һәм физик хәзерлек белән шөгыльләнәбез. Эш сәгате иртәнге 8дә башлана, кичке җиденче яртыга кадәр. Төшкә ял да каралган. Дөрес, җәй көне һава температурасы югары, бик эссе булды.

Килешү төзүчеләргә төрле өстенлекләр бирелә һәм бөтенләй башка шартлар тудырыла икән. Әйтик, алар хәрби хезмәт урынын үзләре сайлый ала. Айнур да үзе теләп Таҗикстанны сайлаган. Контракт нигезендә хезмәт итүченең хезмәт хакы да тиешле дәрәҗәдә - вазифасына, хәрби званиесенә, хезмәт стажына карап, аена 18 - 60 мең түләнә. Таҗикстанда бер ел хезмәт өч елга исәпләнә. Димәк, ике елдан соң аның алты ел стажы була дигән сүз. БТРда төзәүче вазыйфаларын башкаручы якташыбыз хезмәт хакыннан да канәгать.

-Туган як сагындырамы?- дип кызыксындым Айнурдан.

-Билгеле, сагындыра. Ярый әле телефон бар, - ди әңгәмәдәшем. - Көн саен диярлек әти-әни белән сөйләшеп торабыз.

Айнур Сәләхов фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined