Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Кәрам абый авыл өчен борчыла

Озак еллар "Шушма" колхозын җитәкләгән Кәрам Әхмәтҗановны район башлыгы Наил Зарипов Өлкәннәр көне белән өенә, Бәркәтәгә барып котлады. Наил Шамил улы Кәрам абыйга бүләкләр һәм "Татарстан Республикасы Чирмешән муниципаль районының мактаулы гражданы" исемен бирү түрында таныклык та тапшырды. - Шундый игътибар, хөрмәт күрсәткәнегез өчен зур рәхмәт, - диде Кәрам Нуриман...

Озак еллар "Шушма" колхозын җитәкләгән Кәрам Әхмәтҗановны район башлыгы Наил Зарипов Өлкәннәр көне белән өенә, Бәркәтәгә барып котлады.

Наил Шамил улы Кәрам абыйга бүләкләр һәм "Татарстан Республикасы Чирмешән муниципаль районының мактаулы гражданы" исемен бирү түрында таныклык та тапшырды.

- Шундый игътибар, хөрмәт күрсәткәнегез өчен зур рәхмәт, - диде Кәрам Нуриман улы. - Кызганыч, бүген хезмәт кешесенең кадере юк. Дөресен генә әйткәндә, авылда эшләргә кеше дә калмады. Безнең авылдагы хуҗалыкның бүгенге хәлен күреп, йөрәкләр әрни. Күпме кешенең хезмәтен юкка чыгаралар. Без бит бөтен авыл белән ул фермаларны, гаражларны төзедек. Ә хәзер аларны җимерәләр. Ул бит халык байлыгы, аны сакларга кирәк.

Кәрам Әхмәтҗанов 26 ел "Шушма" колхозын җитәкләде. Хезмәт Кызыл Байрагы, Октябрь революциясе орденнары белән бүләкләнгән, аңа "Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре" исеме дә бирелгән.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined