Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Командирдан – рәхмәт

Евгений Стукалин Лениногорск нефть техникумын тәмамлап кулына диплом алуга, икенче көнне үк, якыннары белән хушлашып, армиягә китә. Түбән Кармалка егете Евгений Төньяк кавказда ЭЭМның эчке гаскәрләренең махсус гаскәрләрендә хезмәт итә. Якташыбыз хәрби полигонны саклый. - Улыбыз Новочеркасск шәһәрендә хәрби өйрәнүләр үтте. Аның белән һәр көнне диярлек телефоннан сөйләшеп торабыз. Контракт...

Евгений Стукалин Лениногорск нефть техникумын тәмамлап кулына диплом алуга, икенче көнне үк, якыннары белән хушлашып, армиягә китә.


Түбән Кармалка егете Евгений Төньяк кавказда ЭЭМның эчке гаскәрләренең махсус гаскәрләрендә хезмәт итә. Якташыбыз хәрби полигонны саклый.

- Улыбыз Новочеркасск шәһәрендә хәрби өйрәнүләр үтте. Аның белән һәр көнне диярлек телефоннан сөйләшеп торабыз. Контракт буенча хезмәткә калырга да тәкъдим иткәннәр, ничек буласы хәл ителмәгән әле,- ди солдатның әтисе Юрий Стукалин.

Евгенийның подразделение командиры Стукалиннар белән телефон аша үзе үк элемтәгә кергән, улларының бик яхшы хезмәт итүен хәбәр иткән һәм үрнәк тәрбияләре өчен рәхмәтләрен җиткергән. Әти-әни өчен зур шатлык бу!

ТР Хәрби комиссариатының район бүлеге хезмәткәрләре дә Е. Стукалин адресына мактау сүзләре генә әйттеләр. Ул даими рәвештә медицина тикшерүе үтеп торган, хезмәт вакытында да үз вазыйфасын намус белән үти. Шундый җаваплы, намуслы яшьләр күбрәк булсын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined безнећ якташлар