Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Кармыш егетләре сугышчыларга автомашиналар илтеп кайтты

Кармыш егетләре Украинадагы махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызга ике җиңел автомашина, кирәк-ярак, азык-төлек илтеп кайттылар.

-Андагы ике авылдашыбыз белән телефон аша сөйләшеп торабыз, алар үзләренә ниндиерәк ярдәм кирәклеген әйттеләр. Зур юлга аларның теләкләрен дә исәпкә алып җыендык, - ди Кармыш авыл җирлеге башлыгы Илдар Фәтхетдинов.

Илдар үзе, авыл фермеры  Дамир Гатин, озын арбалы йөк машинасы, “фура” иясе Ирек Гайфуллин әлеге эшне ике атна эчендә оештырып, әйберләрне әзерләп, “күчтәнәчләрне” ияләренә тапшырып кайттылар. Якташларыбыз барлыгы 5 мең километрга якын юл үткәннәр.

-Кармыш һәм Яшәүче авыллары халкына, чирмешәнлеләргә бик зур рәхмәт. Кибетләргә кергәч, зур юлга чыгасыз икән, дип, акча бирүчеләр дә булды. Түбән Кәминкәдән Радик Гафуров, үзегезгә юлга булыр дип, акча бирде. Гомумән, юл чыгымнарын капларга “БИО-АГРО” җәмгыяте (идарәчесе Руслан Хәлиуллин), "ЧИРМЕШӘНАГРО" җәмгыяте (җитәкчесе Илшат Гозәеров) аеруча нык булыштылар. Халык яхшы безнең: кемгә генә мөрәҗәгать итсәк тә, гозеребезне беркем кире какмады, - ди Дамир Гатин. – Мобилизацияләнгән сугышчыларга дигән УАЗ Хантерны Кармыш яшьләре белән яхшы итеп  ремонтлап, салонына,  машинаны кабызмыйча гына, соляркадан эшли торган автоном мич урнаштырып, прицепка салдык. “Шевроле-Нива”га егетләр үзләре акча җибәргәннәр иде, аны да табып, төзәтеп алып бардык.

Район җитәкчелеге якташларга тушенкалар, башка азык-төлек, дрон озаткан. Кармышлыларга Әккәрәйдән дә булышучылар булган. Лашмандагы “Чирмешән” авыл хуҗалыгы кооперативы (җитәкчесе Альфрит Хәйрисламов) сугышчы егетләргә хәләл колбасалар җибәргән, акчалата да булышкан. Операциядә катнашучы якташларыбыз намазлыклар сораган булганнар, Илдар Фәтхетдинов аларын да юллаган. Чирмешән мәчете исә электр генераторы биргән. Яр Чаллыдагы якташыбыз, тумышы белән Кармыштан Марат Гатин газ балоннары, автомашина кирәк-яраклары алып кайткан. Чирмешәннән эшмәкәр Радик Әхмәтҗановка, Иске Элмәледән нык булышкан эретеп ябыштыручы  Михаил Рябковка, мобилизацияләнгән егетләргә 15 килограмм дуңгыз салосы җибәргән Ирина Суворовага, кадилыларга, егетләрнең әти-әниләренә бик зур рәхмәт. Кармыш һәм Яшәүче авыллары халкы гына да  512 мең сум акча биргән.

-Юлда барганда, телефоннарыбыз сүнү сәбәпле, адашып алдык, бөкегә дә эләктек, кайбер документлар да кирәккән. Шул вакытта безнең белән гел элемтәдә торган район башлыгы Рамил Айбатовның, таныш-белешләре аша, булышуы бик вакытлы булды. Алып барган әйберләрне андагы районыбыз егетләренең кулларына тапшырып кайттык. Алар бик шатланып, барыбызга да рәхмәт әйтеп калдылар. Исән-сау гына кайтсыннар, - ди Илдар Фәтхетдинов.

 Илдар Фәтхетдинов фотолары

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Изге эш башкаргансыз,барлык спонсорларга зур рәхмәт.Үзегезгә меңе белән кайтсын,исәнлектә яшәргә язсын,игелек җирдә ятмый ул.