Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Кара Чишмәдә яшәүче юбиляр бәйрәменә кырыклап кеше җыелды

Ул әле күптән түгел генә күзлек кия башлый. Больницага сирәк барган. Дөрес, күптән түгел аягын авырттырган. Инде җайланып килә.

Кара Чишмәнең иң өлкән әбисе – Саимә Шакир кызы Җиһаншина бүген чәчәк бәйләмнәре арасында сөенеп утырды. 95 яшьлек юбилее уңаеннан аңа бүләк өстенә бүләк алып кайтканнар. Ул өстәлдәге ризык муллыгы. Туйдагы кебек! Юбилярны болай, кырыклап кеше җыелып котлау сирәк күренеш. Җиһаншиннарның, Мортазиннарның бөтен нәсел-нәсәбе монда бугай.

-Тормышым Аллага шөкер, кадер-хөрмәттә яшим, - ди үтә дә тыйнак якташыбыз. – Эштән курыкмадым: урман да кистем, тонна-тонна суган да үстердек, шәл бәйләп тә көн күрдек.

Аның ире Мәхмүт нибары 43 яшендә дөнья куя. Саимә апа биш бала әнисе, барысы да исән-сау. Бүген төпчек кызы Сәгадәт, кияве Әкрәм тәрбиясендә. Күптән, Сәгадәт туган елны салынган өйләре ялт итеп тора.

-Ирем белән озак сынашмадык. Ул танышырга теләп бер хат кына китерде, тиз өйләнештек, - ди Саимә әби. –Кая анда чәчәк биреп торулар.

Бүгенге юбилей мәҗлесендә Ислам Мортазин әнисе хөрмәтенә кулына гармун алды, ул уйнаган көйгә кыз туганнары да кушылды. Исламның музыка инструментларында уйнау сәләтен үстерүдә нәкъ менә әнисенең өлеше зур. Улына беренче гармун алырга акча табып бирүенә ул үзе дә бик шат.

Саимә әбинең, сәхнәләрдә күренмәсә дә, шигырь язу осталыгын күпләр белә. Эштән бушаганда иҗат иткән.

-Үзем өчен генә яздым инде, - ди ул.

Юбилярны Чирмешәннән килеп тә котладылар. Россия Президенты Владимир Путин, район башлыгы Фердинат Дәүләтшин исеменнән тәбрикләүләр, бүләкләр аңа яңа көч өстәгәндер. Түбән Кәминкә авыл җирлеге башлыгы Рәдиф Халиков та монда, гомумән, ул ветераннарның хәлен еш белеп тора, кышын авыл урамнарында карны вакытында чистартуны оештыруы өчен аңа мәҗлестә дә рәхмәт әйттеләр.

Кайсы-кайда гомер итүче бу йорт балалары, кияү-киленнәр, аларның бала-чагасы озак күрешми тормыйлар, бергәләп уңыш үстерәләр, бәйрәмнәрдә дә бергә еш җыелалар. Шулай иткәндә генә туганлык җепләре өзелми. Әниләре исән чагында, билгеле, туган нигезнең тарту көче дә бүтәнчә.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев