Кабацкийга ак төстәге костюм-чалбар бик килешә
Чирмешәндәге өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатында яшәүче Анатолий Кабацкийга туган көне уңаеннан өр-яңа, ак төстәге костюм-чалбар бүләк иткәннәр.
Кабацкийны барыбыз да беләдер. Вакытында тракторчы, машина йөртүче дә булган, төзелештә дә эшләгән ул. Аның белән бәйле бик күп маҗаралы хәлләрне дә кызык итеп сөйлиләр.
Бер атна элек 64 яшен тутырган Анатолий Васильевич...