Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Ивашкинода яшәүче Макаровларның алмагачлары да ял итми

Макаровлар бозауларының азык рационы атна саен диярлек үзгәреп, төрләнеп тора, бакчаларда үскән кабак, чөгендер янына фураж, печән дә салалар.

-Корылык комачауламады, быел бәрәңге уңышы былтыргы чама. Сортларны гел алыштырып тору, черемә кертү файда бирә. Без бәрәңге орлыкларын Чувашиядә дә сатып алдык, - ди Ивашкинода яшәүче Виктор Макаров. -Бүген өч бозауга һәркайсына көн саен зур бер чиләк тулы кабак ашатабыз, язгы якка чөгендер бирә башлыйбыз.

Виктор Федорович кабакны балта белән тапагач, иттарткыч аша ваклый икән.

Сарайлары кырыенда ясалган иркен, чиста читлекләрдә кетер-кетер чөгендер кимерүче йорт куяннарына да күз төште. Барысы утызлап баш алар. Солы, печән, су алларыннан өзелми. Бәйрәм саен диярлек куян ите белән сыйланалар Макаровлар.

-Элек, әти-әниләр белән торганда, алтмышар башка да җитте алар, - ди хуҗа кеше. -Ә бу йортка күчеп, берәүдән бер баш куян алган идем, шуннан китте инде.

Уңган кеше тик тормый, Виктор Макаров, умарта кортлары белән дә “җенләнә”, биш оядагы кортлары хуҗаларын бер елны да балсыз калдырмыйлар. Дуңгызлары да тиз көрәя. Азыкны җитәрлек әзерләгәннәр.

Ивашкино авыл җирлеге Советында хезмәт куючы Галина Михайловна һәм нефтьче Виктор Федоровичларның агач үсентеләре 25-35 еллык. Зур үскәннәр. Питомникта алган берсен кытайныкы, “алтын” сортлы дип сатканнар, әмма ул гади булып чыккан. Алай да бик тәмле, татлы, ел саен алма бирә.

Абыйлы-энеле Виктор һәм Геннадий Макаровлар ике квартиралы бер зур йорт  салганнар. Аны ел саен диярлек матурлап торалар.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев