Югары Кәминкәдә яшәүче Мәймүнә Нургатинага 90 яшь тулды
Югары Кәминкә авылында гомер итүче Мәймүнә Нургатинага һич тә 90 яшь бирмәссең. Әби аякта, яхшы ишетә, китапларны күзлексез укый. Җәен бакчада чүп үләннәре дә утап йөргән әле.
Юбилее эш көненә туры килсә дә, әбине туган көне белән котларга байтак кеше җыелды. Читтә торучы балалары, оныклары да кайткан, туганнарының балалары да килгән.
- Мин бит үзем Әмирнеке. Әти сугышка киткәндә, без биш кыз калдык, мин икенче бала. Әти 1942 елны һәлак була. Әни барыбызны да аякка бастырды. Ул кырыс кеше иде, шулай кирәккәндер. Үзем дә мин шундый булдым, - диде әңгәмәдәшем.
Мәймүнә апа колхозда яшьли эшли башлый: урман да кисә, атлар да карый.
- Иске Кади авылына урман кисәргә җибәргәннәр иде. Шунда бер яшь кыз агач астында калды. Ничә еллар узды, шул һаман йөрәгемнән китми, - дип күз яшьләрен сөртеп алды ул. – Безнең буын бик күп авырлыклар күрде, балам.
Юбилярны гомер бәйрәме белән котларга районның ветераннар (пенсионерлар) советы рәисе Миләүшә Батыршина, социаль яклау бүлеге начальнигы Рушания Әхмәдуллина һәм “Игелекле йөрәк” үзәге директоры Фирдәвес Морадыймова да килделәр, район башлыгы Рамил Айбатов исеменнән котлаулар ирештерделәр һәм бүләкләр тапшырдылар.
“Сез Бөек Ватан сугышының һәм сугыштан соңгы елларның кырыс сынауларын кичергән каһарман буын кешесе. Бүген иң мөһиме – Сезнең янәшәгездә зур тату гаилә: балаларыгыз, оныкларыгыз, туганнарыгыз җыелган. Үзегегезгә һәм якыннарыгызга ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге һәм бәхетле озын гомер телибез!” – диелгән район җитәкчесенең Котлау хатында.
1955 нче елда Югары Кәминкәгә тормышка чыккач та, Мәймүнә Шәйхетдин кызы күмәк хуҗалыкта төрле эшләр башкарган.
Нургатиннар биш бала: дүрт малай һәм бер кыз үстерәләр, барысы да һөнәр ала, гаилә кора. Тормыш иптәше Нуриман абыйның гына гомере кыска була, Мәймүнә апа 45 яшьтә тол калган. Кызганыч, әбигә ана хәсрәте дә кичерергә туры килә, бер улы авариядә һәлак булган.
- Мәймүнә апа бик уңган кеше, бер минут тик утырмый, бер-ике ел элек миңа да бәрәңге алышты. Без бит күршеләр идек, - диде Югары Кәминкә авыл җирлеге башлыгы Мингали Минһаҗев та, ул да биредә.
Мәймүнә апа биш вакыт намазны калдырмый. Телевизорны да карый икән, аеруча Кәмит Җәвит программасын ярата. Күренеп тора, үзе дә җавапсыз кала торган кеше түгел, шунда шаяртып та ала әле.
Кызганыч, биш туганнан бер Мәймүнә апа гына исән. Юбилеена туганнары балалары да килгән, алар да әбине бик хөрмәт итәләр, яраталар.
Бүген юбиляр улы Хәмзә тәрбиясендә гомер кичерә, кызы Мәдинә дә Әлмәттән авылга күченеп кайткан, әнисе каршында гына йорт сатып алган. Аңа эш тә табылган, “Ильхан” җәмгыятендә пешекче булып эшли. Юбилей уңаеннан әзерләгән мул өстәлдәге ризыкларның төп өлешен ул әзерләде, диделәр.
- Әни кырыс, таләпчән, шул ук вакытта йомшак күңелле дә иде. Без биш бала, биш төрле әйбер яратабыз, мин, мәсәлән, бәрәңге бәлеше, кемдер кабакныкын, әни, кем нинди заказ бирә, шуларны пешереп, безне сыйлады. Әнигә барысы өчен дә рәхмәт, - диде әнисенең юбилеена Бөгелмәдән кайткан олы улы Нурислам.
Гөлсирә Шәрифуллина фотолары һәм видеосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев