Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Югары Чегодай ветераннары бөтен эштә бергә

Тәнзил Гафуров 50 ел элек үзенә тормыш иптәше итеп Халисәне сайлавына бер дә үкенми. Түбән Чегодай кызы гел бик ипле, сабыр, эшкә уңган булуын исбат итеп яши.

Алар фермада эшләгәндә, бер-берсен ошатып, гаилә коралар. Ике малай, бер кыз үстергәннәр.

-12 еллап склад мөдире булдым, 20 ел машина да йөрттем, - ди 77 яшьлек Тәнзил Хаммәтгалим улы. -Башта ГАЗ-51гә утырдым, аннары – ГАЗ-52, ГАЗ-53кә. КамАЗ гына йөртә алмадым, олыгайдым. Алай да, әле дә, ветеран машина руле артында еш очрый, аеруча җәйге чорда. УАЗында күбрәк якын-тирәгә, мал азыгына бара.

 

-Элек Югары Чегодайдан Омскига кадәр барып, бик кирәкле йөк – рапс орлыгы алып кайттык, - ди Тәнзил Гафуров. –Ерак ара, юлда ике атна вакыт үтте. Ватылмадык, анда-монда туктатып бәйләнмәделәр, - ди тәҗрибәле, элек колхозда бик ышанычлы саналган шофер. –Ул чактагы машина кабинасында, билгеле, җиләсрәк иде, шуңа күрә өскә, аякка да яхшы киенеп юлга чыктык. Ватылсак та, ул чакта автосервислар юк бит, машинаны үзебез төзәттек. Телефон, навигатор ише әйберләр турында ишетмәдек тә, әмма атлас картаны янәшәдә йөрттек. Автоинспекторлар белән мөнәсәбәтләр яхшы иде.

Бүген аларның күп вакыты маллар янында үтә. Бер сыерларын, өч бозауларын икәүләшеп әллә ничә тапкыр ашаталар. Азык ягы яхшы, уллары белән бергә печән әзерлиләр. Чөгендер үстерәләр. Фуражга арпа һәм бодайны кушып тарттыралар.

Маллары җылымса суга ияләшкән. Җыйнак кына абзарлары каршындагы иркен урында да торгач, сыерлары һәм бозаулары гел чиста. Үләннәр калыккач, “Акбаш”ны, Югары Чегодайда сыер көтүе юк, якын-тирәдә генә арканлап куялар икән.

-Хәзерге “Акбаш”ны үзебезнең бозаудан сыер иттек, - ди Халисә Мәхмүт кызы. -Әле дә көненә 13-14 килограмм сөт бирә. Колхозда 31 ел сыер саудым, шуңа күрә бу эшне авырсынмыйм. Сөттән барын да ясыйбыз, күчтәнәчкә дә бирәбез.

-Әби белән бабайга шунысы рәхәт, улларының берсе – Вилсур, киленнәре Алсу белән бергә яшиләр. Яннарында оныклары да бар. Гафуровларның икенче уллары Илгизнең авылда үз йортлары, үз гаиләсе.

-Элек күбәү идек, каенанам белән 22, каенатам белән 14 ел тату тордык, - ди Халисә Гафурова.

Аларның 1990 елда өлгерткән йортлары Югары Чегодайда үзенә бер матур. Әле ул берничә ел элек давылдан да зыян күргән, җил түбәсен каерып ташлаган. Рәхмәт, аны яңабаштан төзүдә туган-тумача, дус-иш нык булышканнар.

...Бүген Гафуровларда “кунак” бар – өч айлык бозау сатып алганнар. Аңа әлегә коры печән биргәннәр, сөт эчергәннәр. Ашыгып, яшь малга, теләсә нәрсә салырга ярамый. Хәер, Тәнзил һәм Халисә Гафуровларга бер эләккән бозаулар мондагы шартларга тиз ияләшә, алар мал карый беләләр.

-Көннең үткәнен сизми дә калабыз, - ди Тәнзил Гафуров. -Менә намаз вакыты җитә, аннары телевизор каршына утырабыз. Балалар, оныклар кайткач, өебез тагын да ямьләнә.

Кадыйр Гомәров фотолары 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев