Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Иске Үтәмештә ялгыз яшәүче 86 яшьлек ветеран бабай әле һаман сыер асрый

Малсыз тормадык. Закон кушмаганда да, элек бит малны күп асрарга ярамады, без икешәр сыер тоттык. Мотоцикл, машинам булмады, чөнки бөтен эшкә атымны гына җиктем, - ди 86 яшьлек Минсадыйр абый Мингулов.

Ул бүген дә сыерсыз яши алмый. Карчыгы Рәсимә моннан бер ел элек вафат булгач та ризыклы бу малны бетермәгән. Сөте гел каймак кына, 7 яшьлек, үзе үстергән  күндәм  сыерыннан көн саен 10-15 литр сөт сава.

-Йокы тиз туя,  иртәнге  дүрт тулып узгач ук абзарга чыгам, -ди гомере буе колхозда атлар караган ветеран. –Җиленнәрен яхшы итеп юам да, сыерны үзем савам, беразын гына калдырып,  калганын сөт җыючыга  тапшырам.

Бер  карасаң кирәкме  инде аңа сыер асрап  җәфаланырга?! Чирмешәндә  яшәүче уллары Рашат, Иске Үтәмештә үк  гомер итүче Рәфисләре  дә сыерлы бит. Әтиләренә көненә  бер литр сөт җитә.

-Күңел өчен, юаныч өчен кирәк сыер,-ди Минсадыйр  абый. – Үз сөтең – үз сөтең инде. Сыерың бар икән, бозауларың да була.  Яшь чагым булса әле тагын күп асрар идем малны. Хәзер җиңдерә алмыйм шул, каравы да авыр түгел сыерны, саварга куллар авырта. Сөтен, рәхмәт, атна саен Әлмәттән кайтып, кызым Минзилә урнаштыра, ашарыма пешереп китә. Мондагы улларым, киленнәрем дә гел янымда диярлек, хәлемне белеп торалар, тәмле ризыкларыннан өзмиләр. Шунысы начар – ялгыз яшәү авыр, кайвакыт сөйләшергә дә кеше булмау уңайсыз.

...Бүген Минсадыйр абый бакчасында бәрәңгеләр чүпләп йөргән. Җитмәгәннән түгел, трактор сөргәч, кайбер төпләрдәге эре-эре бәрәңгеләр өскә чыккан. Калгалый бит инде алар. Умарталары да бар. Биш оя. Балалары өчен, туган-тумача өчен тота ул аларны, бер елны да балсыз калмый. Хезмәт хөрмәт китерә ветеранга.

Шөкер, биш бала әтисе Минсадыйр Сарыйм улы якты, җылы өйдә тора. Балалары  үгетләгәч, өйләренең өч тәрәзәсен  пластикка  алыштырганнар. 50 еллык икән өйләре. Юкә агачларын Шешминка урманыннан  кисеп,  кабыгын мунчала өчен суга батырганнар да,  40 баш ат белән,  калганын дизель белән  алып кайтканнар.


...Элеккеге  авыр хезмәт үзен  еш сиздерә. Минсадыйр абый берничә көн элек кенә  больницадан кайткан. Аяклары сызлый,  кан басымы югары күтәрелә икән. Тик ятып торырга  өйрәнмәгән ул, бераздан болында үлән чемченүче сыеры кайтып җитәчәк, аны савасы була.  Намазның да үз вакыты, ул яктан да төгәл кеше Иске Үтәмеш ветераны.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев