Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Иске Үтәмеш авылында яшәүче Нурислам Гыйрфановка 90 яшь тулды

Сугыш чоры баласы Нурислам Ногман улы гомере буе механизатор булып эшләгән, ул әүвәл нефтьчеләрдә трактор йөртә, аннан соң колхозда “тимер ат” иярли.

-Күп еллар элек, ул чакта әле яшүсмер кыз идем,  әти мине Мәскәүгә туганнарына кунакка алып барды. Шул вакытта Мәскәү буенча миңа җентекләп экскурсия үткәрде. Әти белән икәү рәхәтләнеп башкаланы карап йөрдек. Ул бит анда хезмәт иткән, Мәскәүне яхшы белә иде. Шул хатирәләрне мин гомерем буе саклап киләм, - ди әтисенең юбилеена Түбән Камадан кайткан  олы кызы Минзифа. - Безнең әти бик уңган, тыйнак, сабыр, шул ук вакытта таләпчән кеше. Безне,  биш баланы, әти-әни үз үрнәкләрендә, хезмәтне яратырга, һәр эшебезне җиренә җиткереп башкарырга өйрәттеләр. Кызганыч, әниебез бик иртә гүр иясе булды. Әти инде үзе генә гомер итә, бүген авылда әнебез Марат белән яши.

Әтисенең туган көнендә, Чирмешәндә улы Марс һәм килене Света йортында чәй табыны көйләгәннәр. Бүген инде исәнлеге дә чамалы, аякта акрын гына йөреп торса да, колаклары начар ишетә шул Нурислам бабайның. Шулай да телевизор карарга ярата икән.

Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рәмзия Долгополова, Иске Үтәмеш авыл җирлеге башлыгы Рәфис Мингулов, социаль яклау бүлеге хезмәткәре Елена Тузилова юбилярга бүләкләр алып килделәр, котлауларын ирешетерделәр. Нурислам Гыйрфанов сабыр гына котлауларны кабул итте, рәхмәтләрен җиткерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев