Иске Сережкино авылына кагылышлы фото һәм видеоальбомнарны социаль челтәрләрдә йөзләрчә кеше караган
Безнең якташлар

Иске Сережкино авылына кагылышлы фото һәм видеоальбомнарны социаль челтәрләрдә йөзләрчә кеше караган

Бу уникаль хезмәт Иске Сережкиноның сугыш һәм тыл ветераннары турында.

Ул бик күп фоторәсемнәр кулланып, музыкаль яктан бизәлеп эшләнгән. Видеоальбом клипларының авторлары Евгений һәм Александр Илюхиннар, сценарий һәм монтаж Кузьма Илюхинныкы. Фоторәсемнәрнең бер өлеше авылдашлары архивыннан алынган.

-Видеоальбомга башка кайбер якташларның да өлеше кергән, - ди әлеге авыл патриоты Евгений Илюхин.

Бик зур булмаса да, зур тарихлы, күп кенә данлыклы шәхесләр үстергән Иске Сережкино. Шул турыда чын мәгънәсендә документаль хезмәт эшләгән инициаторларга рәхмәт.

"Безнең Чирмешән"нең МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев