Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Иске Котыш мәктәбе директорын район башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләделәр

Районның социаль-икътисади үсешенә лаеклы өлеш керткәне, намуслы һәм нәтиҗәле хезмәте өчен, Иске Котыш төп гомумбелем бирү мәктәбе директоры Колоколова Татьяна Александровна муниципаль район башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Чирмешән районы территориясендә чуваш халкының милли мирасын саклап калуга һәм гореф-гадәтләрен торгызуга керткән зур өлеше өчен, Чирмешән муниципаль районындагы чуваш милли-мәдәни автономиясе...

Районның социаль-икътисади үсешенә лаеклы өлеш керткәне, намуслы һәм нәтиҗәле хезмәте өчен, Иске Котыш төп гомумбелем бирү мәктәбе директоры Колоколова Татьяна Александровна муниципаль район башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Чирмешән районы территориясендә чуваш халкының милли мирасын саклап калуга һәм гореф-гадәтләрен торгызуга керткән зур өлеше өчен, Чирмешән муниципаль районындагы чуваш милли-мәдәни автономиясе рәисе Анисимов Юрий Ивановичка муниципаль район башлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды.

Актив эшчәнлеге һәм законнар ныгытуга, демократия үсешенә, гражданнарның хокукый мәдәниятен үстерүгә лаеклы өлеш керткәне өчен, Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиленең Чирмешән муниципаль районындагы ярдәмчесе Нурхәмәтова Рәгыя Харис кызы вәкаләтле вәкилнең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Ландыш Зыякова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Иске Котыш Мактау грамотасы мәктәбе директорын бүләкләделәр