Безнең якташлар

Иске Котыш авыл җирлеге башлыгы яңа машинада йөриячәк

Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советының Казанда узган VIII съездында Иске Котыш авыл җирлегенә "Шевроле-Нива" автомашинасы бирделәр. Авыл җитәкчеләренә эш өчен автотранспортларны муниципаль берәмлекләр арасында узган республика бәйгесе йомгаклары нигезендә тапшырганнар. Анда безнең районнан ике авыл җирлеге катнашып, нәтиҗәдә бәхет искекотышлыларга елмайган. -Безнең җирлеккә өч авыл керә. Көненә уртача йөз километрлап...

Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советының Казанда узган VIII съездында Иске Котыш авыл җирлегенә "Шевроле-Нива" автомашинасы бирделәр.


Авыл җитәкчеләренә эш өчен автотранспортларны муниципаль берәмлекләр арасында узган республика бәйгесе йомгаклары нигезендә тапшырганнар. Анда безнең районнан ике авыл җирлеге катнашып, нәтиҗәдә бәхет искекотышлыларга елмайган.

-Безнең җирлеккә өч авыл керә. Көненә уртача йөз километрлап ара узарга туры килә. Машинабыз бик искергән иде, рәхмәт, безгә яңа техника бик вакытлы булды,- ди Иске Котыш авыл җирлеге башлыгы Александр Митякин.


Черемшан undefined

Нет комментариев