Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Иске Элмәле остасы бәрәңге казып алгыч ясаган

Иске Элмәледән Александр Калмыковның үзе ясаган тракторын, бәрәңге өйгеч һәм алгыч җайланмаларын күргәч, аны кулибин димичә, ни дисең?!

 Әлеге авылга баргач, аларның йорты каршында торган кечкенә тракторга күзем төште. Үзенең иҗат җимеше икән.

- Икенче  тракторым инде, беренчесе ошамагач, анысын сүтеп ташладым, ике ел элек бусын җыйдым. Беренчесен интернеттан карабрак ясасам, монысын, кем әйтмешли, тәҗрибәгә таянып, - ди Александр Васильевич.

 Мини-тракторның “йөрәге” – “Лифан” двигателе, коробкасы, күчәрләре, руль идарәсе “Жигули”дан. Хуҗасы аның белән, арба тагып, йөк ташый, бәрәңге ала. Саша тимердән тагын әллә ниләр “әвәләгән”. Мактанырга яратмаса да, бик үтенгәч, аларын да күрсәтергә ризалашты. Әһә, менә монысы утын яра торган җайланма икән, газ баллоныннан ясалган һава өрдергече – компрессоры да хуҗалыкта кирәкле җайланма. Әмма мине иң кызыксындырганы велосипед рамлы бәрәңге төбе өйгеч булды.

 - Безнең бакча таулырак урында, мотоблок белән йөрергә кыен, ава. Авылдагы бер оста шундый техника ясаган, фотографиядән күреп, мин дә кызыктым. Улымның иске велосипеды бар иде, аңа мотор, төрән куеп, җайлаштырып, шушы бәрәңге өйгечне ясадым. Бик яхшы килеп чыкты, эшләргә җиңел, - ди ул. – Ә монысы бәрәңге ала торган “копалка”, транспортерлы. Эшләтеп карадым - эшли. Кибеттә андый җайланма 20 мең сум тора, бик кыйммәт. Үзем ясаганы мең ярымнарга төште.

- Барысын уйларга, исәпләргә – андый техникаларны җыю бик ансат кына түгелдер әле, - дим авыл остасына.

- Киресенчә, кызык кына ул, тик, килеп чыкмаса, яңадан үзгәртеп ясавы кыен, мин шул ягын яратмыйм.

 Сүз уңаеннан, Калмыковлар - күп балалы гаилә. Нефтьчеләрдә эретеп ябыштыручы булып эшләүче Александр, хатыны Люба белән, өч бала үстерәләр. Кече уллары Андрейга – 9, Даниилга 15 яшь,  кызлары Снежана Шентала медицина училищесы студенты. Балалары уңган әти-әниләренә булышып, кул арасына кереп, эшкә өйрәнеп үсәләр икән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X