Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безнең якташлар

Иске Элмәледән Людмила Калугина көненә 100 килограммлап сөт сата

Иске Элмәледән Людмила Калугинаның кар чистарту техникасы җәен дә ял итми. Кече ферма тотучы хуҗабикә бу вакытта аны башка максатларда файдалана.

Әлеге техника аларның эшләрен күпкә җиңеләйтә: фуражны бөртек саклау складына шуның белән кертәләр.

- Кар чистарту җайланмасы алуыбызның максаты да шундый иде, улым тәкъдим итте, - ди Людмила Вениаминовна. – Сезон вакытында 15 тонналап бөртек сатып алабыз, аны склад каршына бушатабыз һәм тәрәзәсе аша кар чистарткыч белән сиптереп складка тутырабыз.

Үз эшең - ышанычлы

Калугиннар инде алты ел кече ферма тоталар. Дөрес, алар моңа кадәр дә сыер да, башка маллар да асраганнар.  2019 елда дәүләт ярдәме белән, савым сыерлары санын биш башка җиткерү максаты белән, абзар төзиләр. Район керамзит блоклар һәм агач материалы белән булыша.

Людмила Калугина элек “Сөлчә” хуҗалыгында хисапчы (учетчик), склад мөдире булып эшләгән. Улы абзар төзеп, хуҗалыкларын зурайтуны тәкъдим иткәч, каршы килми. Хәзер үз эше белән генә шөгыльләнә.

- Улым абзарны бик уңайлы итеп ясады, сыерларны аппарат белән савам, җылы су да краннан агып тора, - ди хуҗабикә.

100 килограммлап сөт сата

Калугиннарның абзарында биш савым сыеры, баш санын арттыру нияте дә бар, алтынчыга тана үсеп килә. Людмила, гадәттә, бозауларны тәүлеклек вакытта ук сата. Сыерны читтән сатып алу яклы да түгел ул, барлык сыерларын да үз бозауларыннан үстергән.

Бүген дә абзарда - ике яшь бозау. Фермер алардан арткан сөтне дәүләткә тапшыра, көненә 100 килограммнан күбрәк. Март аенда 80 мең сумнан күбрәк керем алган.

- Кыш айларында сөтне литрын 35 сумнан сатып алдылар, бу бик яхшы бәя, җәен ул төшә инде. Сыерларым сөтле, җәй айларында көнгә 26шар литр сөт савам, - ди әңгәмәдәшем. – Шулай да, эшләсәң файда бар, минем башка керемем юк, кызым – студент, акча гел кирәк. Улым да, кызым да булышалар, көндәлек хезмәтләрне үзем генә башкарсам да, азык кайтару, урнаштыру кебекләрен алар кайткач, бергәләп эшлибез. Печәнне генә дә 90 төргәк сатып алдык.

Мул сөтнең сере

Тәҗрибәле хуҗабикәдән мул сөт алуның сере белән дә уртаклашуын сорадык.

- Фураж ашатсаң, сөт мул була. Иртән дә, кичен дә һәр сыерга берәр чиләк фуражны бөртек ваклагыч аша чыгарып бирәм, - ди ул.

Без барганда сыерлар ачык һавада иде, ә инде бераз чирәм калкынгач, алар көтүгә чыга, авыл халкы электр көтүчедән файдалана.

Марат Гомәров фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев