Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Ишлинканың иң өлкән кешесенә 90 яшь тулды

Григорий Сырукин кунакларны капка төбенә чыгып ук каршы алды. Гади кунаклар түгел, аны 90 яшьлек юбилее белән котларга районнан ук килделәр. Район башлыгы урынбасары Гадрәшит Җамалтдинов юбилярга Россия Президенты Владимир Путин һәм  район башлыгы Фердинат Дәүләтшин исеменнән котлаулар ирештерде һәм бүләк тапшырды.

Григорий Андреевичның балачагын сугыш урлый. Бөек Ватан сугышы башланганда аңа әле 10 яшь тә тулмаган була. Туган авылы Ишлинкада 3 сыйныфны тәмамлагач эшли башлый.

-Алга таба укырга мөмкинлек булмады. Әтине сугышның беренче көннәреннән үк фронтка алдылар. Аны ат белән Чирмешәнгә кадәр озатып барган әле дә хәтердә. Ул безнең соңгы очрашуыбыз булган инде, кара пичәтле кәгазь генә килде, - дип ул елларны искә алды Григорий Сырукин. – Әни дүрт бала белән калды. Тамак туйдыру өчен хуҗалык көтүе көттем.

Бүген дә нык адымнар белән басып йөрүче якташыбыз чик сакчылары гаскәрләрендә хезмәт иткән. Аннан кайткач “Восход” колхозында хезмәт куя, сарык фермасында мөдир булып эшли. Ул вакытларда авыл фермасында 5 мең баш сарык асраганнар.

Григорий Андреевич тормыш иптәше Луиза белән ике кыз үстерәләр.

-Безнең әти кешегә ачу саклый белми, ачык күңелле кеше. Безне дә шундый итеп тәрбияләделәр, - диде инде 6 ел әтисе янында яшәүче  Юлия Григорьевна. – Кызганыч, бу олы бәйрәмдә кунаклар гына азрак. 10 ел элек апаны, 3 ел элек әнине җирләдек.

Бабаларын юбилей белән котларга ике оныгы һәм ике оныкчыгы да кайткан иде.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев