Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Илдар Кыямов: Авыл тарихын өйрәнү кибәннән энә эзләүгә тиң

Илдар Кыямовның "Кара Чишмә карьясе" дип исемләнгән китабы шактый саллы - 720 битле булып җитеште. Аңа 300ләп фотосүрәт, төрле рәсемнәр кертелгән. Казандагы мирасханәләрдән тыш, Уфа, Мәскәү, Оренбург, Санкт-Петербург архивларына да мөрәҗәгать итәргә туры килгән. Галимнәр һәм китапханәчеләр фикеренчә, татар төбәкчелегендә бу - икенче шундый фундаменталь хезмәт. Чирмешән районының Кара Чишмә...

Илдар Кыямовның "Кара Чишмә карьясе" дип исемләнгән китабы шактый саллы - 720 битле булып җитеште. Аңа 300ләп фотосүрәт, төрле рәсемнәр кертелгән. Казандагы мирасханәләрдән тыш, Уфа, Мәскәү, Оренбург, Санкт-Петербург архивларына да мөрәҗәгать итәргә туры килгән. Галимнәр һәм китапханәчеләр фикеренчә, татар төбәкчелегендә бу - икенче шундый фундаменталь хезмәт. Чирмешән районының Кара Чишмә авылына багышланган китабының дөнья күрүенә шатлануын автор үзе дә яшерми. 30 июньдә Чирмешән районының Кара Чишмә авылы мәдәният йортында кичке 7дә тәкъдир итү кичәсе оештырыла.

- Илдар, әлеге китапны язу барышында гаҗәпкә калдырган фактлар очрадымы?
- Чын-чынлап тетрәндерерлек вакыйгалар да аз түгел. Шуларның берсе - 1921 елгы ачлык. 1920 елда Кара Чишмәдә 1700ләп кеше яшәсә, 1922 елны шуның өчтән бере генә кала. Мәет ашау очраклары да киң таралган бит. Аксакалларыбызның искә алуынча, бу кара гамәлне гел ирле-хатынлы бер үк гаилә башкарган. Алар Сары Судан Аръякка чыгышлый уң кулда - тау түбәсендәге беренче йортта яшәгәннәр һәм безнең авылдан булмаганнар дигән сүз дә бар. 1921 елны Йөзлебикә Мотаһарова да ачлыктан үлеп китә. Аны, Фәртдин бабайның саман келәтенә чыгарып куялар. Егерме бер яшендәге апасы Миңнури шикләнепме, җирләргә кирәк, дипме, карарга чыкса, кызның гәүдәсе югалган. Миңнури туп-туры теге йортка юнәлә. Һәм баз авызында сеңлесенең туракланган гәүдәсен табып ала. Совет әһелләре гаеплеләрне куып тотып, Елховойга - Иске Баграш волость үзәгенә алып төшеп, тикшерү уздыра. Барысы да ачыкланып беткәч, әлеге ир белән хатынны Зәй суы буена алып төшеп атканнар...
- Илдар, хәзер авыл турында китап язып беркемне дә шаккатыра алмыйсың, күпләр яза. Шулай да синең хезмәтне эзтабар язучы Шаһинур Мостафин бик югары бәяләде.
- Дөрестән дә, Шаһинур абый Мостафин китабымны бик җентекләп, ипләп, сакчыл мөнәсәбәт белән редакцияләде. "Хәзер сезнең Кара Чишмә халкын бик яхшы беләм инде мин", - диде ул шаярып. Мин Шаһинур абыйга бик рәхмәтлемен. 720 битле китапны ике мәртәбә тикшереп-төзәтеп чыгу зур басынкылык һәм сабырлык сорый. "Бу китабың бөтен бер институт башкарган хезмәткә тиң! Авылдашларыңа сүздән һәйкәл салгансың!" - диюе белән дә күңелемне үстерде ул.
- Тарихи китапларга бу бит синең беренче тапкыр алынуың гына түгел. Бу юлы эшне нидән башладың.
- Беренче информантым үзебезнең әти - Кыямов Әгъләметдин Кыяметдин улы (1932-2002) булды. Авылдан читләрдә яшәп алгаласа да, байтак гомерен авылда уздырган, күпне күргән, кызыксынучан табигатьле, китап сөючән кеше иде ул. Гади төзүче булса да, барлык гомер вакыйгаларын көне-сәгате белән дигәндәй хәтерли торган, аналитик фикерле карт иде. Башка авылдашлар да бик зур ярдәм итте. Егермеләп кеше белән сөйләштем. Гаҗәбе шул: авылдан читтә яшәүчеләрнең истәлекләре җетерәк, терерәк, җанлырак. Туган ояңны сагынып яшәү шулай хатирәләргә шигърилек өсти ахрысы...
- Китапка мәгълүматлар туплыйсы җиңел булмагандыр?
- 2008 елдан, эшкә йөргән шикелле, көн саен архивка бара идем. Бу берничә елга сузылды. Авылның 1829 елдан 1917 елга кадәр алып барылган метрика кенәгәләрен дөрес аңлар һәм эшкәртер өчен, Кара Чишмәгә нисбәтле булган барысын да гарәп язуыннан кириллицага әйләндереп чыктым. Казанда алар 1888 елдан бирле генә сакланганнар булып чыкты, ә 1829 елдан язылганнарын Уфадан махсус алдыртырга туры килде. Метрикалардан кызыклы гына ачышлар ясалды. Әйтик, 1848 елда Кара Чишмә авылында ваба зәхмәте таралган булган. Бездә көненә 5әр кеше вафат булган...
- Авыллары тарихын язарга теләүчеләргә нәрсәгә игътибар юнәлтергә киңәш итәсең? Үзең тагын нинди чыганаклар файдаландың?
- Иң беренче исән-сау аксакалларны, өлкәннәрне йөреп чыгарга, яхшылап сорашырга кирәк. (Беребез дә мәңгелек түгел). Һәр вакыйга, деталь, факт, хатирә бик мөһим. "Ревизия скаска"лары да - ифрат кыйммәтле өйрәнү мәйданы. Алар һәр авыл тарихының шактый ук борынгы катламнарын күзалларга мөмкинлек бирә. ТР Милли архивының Казандагы өч филилалында да «казынырга» туры килде. К.Нәҗми урамындагы архивта иң кызыклысы - Минзәлә өяз суды документлары булды. Бик мөһим, гаять тәфтишле суд документлары килеп чыкты. Аеруча «решительные определения» дигәннәре бик әтрафлы итеп язылулары белән аерыла. Болары - мәхкәмәнең азаккы вердикт чыгарган беркетмәләре сымаграк нәрсәләр. Мисал өчен, Габделмәҗит Сәйфелмөлековнең өеннән ут чыгып тагын 12 йорт яну турындагы бик зур күләмдәге бер эш. Аны укыганда, 1851 елда яшәгән авылдашларның җанлы тормышына орынгандай буласың, аларның эш-гамәле, көнкүреше, экранда гәүдәләнгән сыман, күз алдына килә. Йә булмаса, бик мавыктыргыч бер китап укыйсың кебек! Шушы суд документларын да, 1782 елдан ХIХ гасыр азагына кадәр, берәмтекләп карап-өйрәнеп чыктым. Бу эш, әлбәттә, кибәннән салам эзләүгә тиң. Том-том кәгазьләр актарганда күз «Черный Ключ» дигән сүзләрне эзләп бара. Нәрсәдер табылса, сабый бала сымак, янымда утыручы кешеләргә дә, архивчыларга да күрсәтә-күрсәтә шатлана идем. Шулай ук бүтән төбәкчеләрнең китапларын өйрәндем. «Ленин юлында» район газетының 1936 елдан башлап төпләмнәрен дә «сөзеп» чыктым. "Уфимские губернские ведомости" газетының 1895 елгы бер санында безнең авылның тасвирнамәсе китерелә. Әлеге санны эзли-эзли бик интектем. Төрле якларга яза торгач, Мәскәүнең Дәүләт китапханәсеннән җибәрделәр аны. Кош тоткан кебек сөенүләремне үзем генә беләм!
- Гадәттә, авыл аксакалларының истәлекләренә дә еш таяналар, ә бит аларның истәлекләре чын дөреслекне бик үк ачып бирмәскә дә мөмкин...
- Халыкка анохронизм, ягъни даталарны, вакыйгаларны бутау хас шул, шуңа күрә тарихи чыганаклар белән чагыштырып барырга туры килә. Мин һәр фактны берничә кешедән сорашып, тикшереп яздым. Тарихи язмалардагы фактларның реаль тормышта җеп очын тота алсаң - аеруча сөенечле. Безнең авылда «За Курамшу, за водопой» дигән бер сүз яшәп килә. Землемер кеше, күбрәк җир бүлеп бирүен сораган авылдашларыма шулай дип әйтеп, күпмедер кишәрлектән өлеш чыгарган, имеш. Янәмәсе, бусы да әле үзен фатир керткән Курамша хакына гына! Нинди кеше икән соң бу Курамша? Бер тәпән бал биреп Чистай землемерын бәхилләтә алган һәйбәт дипломат кемнәрнең бабасы икән соң? Документы да табылды. «Полевая межевая записка Мензелинского уезда, деревни Черный Ключ с прилежащими деревнями» дип аталучы язма 1795 елга карый. Шунда Землемер Н.Е. Богдановның сызымнарын, карарларын раслап кул куйган авылдашлар арасында Курамша Баймәтев телгә алына. (Дөреслектә Баймөхәммәтов булырга тиештер инде). Шуны белдек: бу Курамша хәзер Әлмәттә яшәүче эшмәкәр Фәнис Шәрәповның әнисе ягыннан сигезенче буын бабасы икән бит! Шәҗәрәнең төп кәүсәсе болай бара: Фәнис - Гөлсинә - Хаммәтша - Әхмәтша - Әфләтүн - Әлмөхәммәт - Усман - Бәхтияр - Курамша. Әлеге фактларның "тоттырмас" тарихи серен чишәргә тарих фәннәре кандидаты Рафик Насыйров булышты. Мин аңа да бик рәхмәтлемен!
- Китапның исеме җисеме күк, килеп чыккан...
- "Карья" - гарәпчә авыл дигән сүз. Икенче мәхәллә имамы Габдерәхим хәзрәт Биккулов метрикаларга шулай дип язган. Бу басмам беръюлы өч китапны берләштерә: бер өлеше саф тарихны яктыртса, икенче өлеше авылның рухи мәдәниятен колачлый. Бөек Ватан сугышы чорын тасвирлаган бүлек үзе аерым бер китапка торырлык булды - чөнки мин яуга чыгып киткән 200ләп кешенең һәркайсының сугышчан юлын, тәрҗемәи хәлен, бүләкләрен, хәрби белгечлеген ачыклап, берәр эпизодын тасвирлап бирергә тырыштым. «Хәтер» китабыннан тыш, интернет ресурслар, комиссариат чыганаклары, ветераннарның туганнарының истәлекләре дә кертелде.
- "Кара Чишмә карьясе"нең укучы өчен үзгә яклары тагын нидә?
- 19 бүлектән торучы китапның һәр бүлек исемен дә авылдашлар авыз иҗатындагы гыйбарәләрдән, канатлы сүзләрдән, әйтемнәрдән алырга тырыштым. Эпиграфлары да, башлыча үз авылыбызның каләм тибрәтүчеләре иҗатыннан. Бу хәл китапны авылдашлар өчен гаять кызыклы итә, аның кадерен арттыра дип беләм. Китабым әйләнә-тирә авыллар тарихыннан да кайбер фактлар кертелде. Алары тарихны өйрәнүчеләр, мөгаллимнәр һәм гади укучы өчен дә кызыклы булыр дип уйлыйм.
- Кара Чишмә авылына кайчан нигез салынганын ачыклый алдыңмы соң?
- Бусы - иң кыены. 15 еллык эзләнүләр нәтиҗәсендә, авылыбыз халкының йомышлы татарлар статусында булганлыгы, лашманчылар итеп Казан адмиралтействосына теркәлүе, хәзерге Буа-Чүпрәле, Чуашстан, Түбән Новгород, өлешчә Пенза якларыннан күчеп килүләре ачыкланды. Авылыбыз, ким дигәндә 1720 елларда ук билгеле булган. Тарихи документларда ул нәкъ шул елда тәүге тапкыр телгә алына. Ул чорда исеме телгә алырлык булган икән, димәк, чама белән 1710 елларда ук оешкан инде ул. Ил белән бергә бөтен гарасат-афәтләрне уза-уза, газиз авылым ХХI гасырга аяк басты. Ул бүген дә һөнәрле уллары-кызларын туплап киләчәккә атлый.
30 июньдә Кара Чишмә авылы мәдәният йортында кичке 7дә тәкъдир итү кичәсе оештырыла. Якташларымны зур чарага чакырып калам!


Мөршидә Кыямова

http://intertat.ru/tt/angama-tt/item/66341-ildar-kyiyamov-avyil-tarihyin-өyrәnү-kibәnnәn-enә-ezlәүgә-tiң.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined

2
X