Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безнең якташлар

Чирмешән районының “Безнекеләр” командасы “Әйдә, ШаяРТ!” фестивале җиңүчесе

Районның “Безнекеләр” командасы “Әйдә, ШаяРТ!” татар КВН лигасы фестивалендә III урын алды. Алар Казанда узган бәйгедә Дипломга һәм акчалата бүләккә ия булдылар.

2025 елның беренче уеннарында республика шәһәрләреннән, районнарыннан һәм Башкортстан республикасыннан килгән 21 команда катнашкан, иң оста шаяртучылар көзгә кабат очрашачаклар.
“Безнекеләр” командасы уенчылары Эльвира Әфләтунова, Гөлнар Фәтхетдинова, Ринат Гарифуллин һәм Рафаэль Кудашовлар берсеннән-берсе кызыклы миниатюралар күрсәтеп, жюри әгзаларын һәм тамашачыларны елмайттылар.
Сүз уңаеннан. Үткән елгы уеннарда “Безнекеләр” ярымфиналга кадәр барып җиттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев