Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

“Эш сорауның гаебе юк”,- ди Виталий Логинов

Интернетта, социаль челтәрләрдә Чирмешәнгә кагылышлы кайсы төркемне ачсаң да, Виталий Логиновның белдерүе килеп чыга. “Теләсә нинди эш кирәк...” дип башланучы игъланны укымаучы юктыр. Кем соң ул Виталий Логинов? Мөгаен, бу газета укучыларыбызга да кызык булыр.

Яшереп тормыйм, әүвәл Әккәрәйдәге танышларымнан, ниндиерәк кеше соң ул, дип сораштым. Уңай характеристика бирделәр. Аннан соң инде егетнең үзенә шалтыраттым.

-Әккәрәйдә туып үстем. Мәктәпне тәмамлагач, Лениногорскидагы политехника көллиятендә укыдым. Һөнәрем буенча тракторчы – машинист, машина йөртү таныклыгым бар,  - ди Виталий. – Төрле җирләрдә эшләргә туры килде. Себер якларында да йөреп кайттым, Мәскәүдә дә булдым. Нигездә, төзелешләрдә хезмәт куйдым. Белмәгән эшем булса, өйрәнергә тырыштым. Минемчә, ир-егет бөтен нәрсәне  белергә тиеш. Бүген әти-әни янында авылда торам. Анда-монда  урнашып карадым, эш бар оешмаларда   хезмәт хакы  түләмиләр яисә ул бик түбән. Эшсез дә торып булмый бит.

-Белдерүләрең буенча шалтыратучылар бармы соң?

-Булып тора. Авылда эш бетми бит. Кемгәдер сүтәргә, башкасына – төзергә. Бакча эшләренә, мебель җыярга да  чакыралар. Мин бер эштән дә курыкмыйм. Эш күләме зуррак булса, аны берничә кеше, бригада белән башкарабыз. Әле күрше Яңа Чишмә районына да чакырганнары бар.

-Интернетта сиңа комментарийлар да күп язалар, “тозлап, борычлап”та җибәрәләр. Аларны укыйсыңмы, ачуың килмиме?

-Юк, мин аларга игътибар бирмим. Бәлки кемдер көнләшәдер, башкасы – көндәш  булырга мөмкин. Эш сорауның ояты юк, дип уйлыйм.

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X