Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Чит тел өйрәндем дип, ана телен онытма

Югары Кәминкәдән Марина Җиһаншина рус, чуваш, татар телләрендә иркен аралаша, аларга мәктәптә немец телен дә укытканнар.

Чуваш теле Маринаның ана теле. Чувашстан кызы Югары Кәминкәгә килен булып килгәндә татарча бер сүз дә белмәгән, ә хәзер теле-телгә йокмый.

-Моннан 26 ел элек Фәриткә тормышка чыктым. Каенанам Әлфия русчаны аңласа да, аңа бу телдә үз фикерен җиткерү авыр иде, ә мин татарча бөтенләй белмим. Иремнең мәктәптә укучы сеңлесе Фәнзия безнең арада тәрҗемәче булды, – дип сөйләп китте ул вакытлар турында Марина Петровна. – Бер-бер артлы балалар туды, алар белән бергә өйрәндем татар телен. Көн дә сөйләшеп торсаң, аралашсаң, телне өйрәнү авыр түгел.

“Ильхан” җәмгыятендә ферма мөдире булып эшләүче якташыбыз татарча укырга да өйрәнгән, язуы гына авыррак, ди.

Чуваш кызы татарча шундый шома итеп сөйләшә, акценты да сизелми диярлек. Каенанасы белән, әйтик, әни белән кыз сыман татарча аралашалар, бернинди тәрҗемәче дә кирәкми хәзер аларга. Югарыкәминкәлеләр дә бик җылы кабул итәләр аны.

Марин амөселман диненә хөрмәтле, үз динен һәм гореф-гадәтләрен дә онытмый. Уллары да әниләренең телен беләләр.

-Олы улыбыз Фәнилнең чувашчасы бик яхшы түгел, аңлый гына ә, Фердинат иркен аралаша, минем әни, ягъни әбисе белән чувашча сөйләшә, – ди әңгәмәдәшем. – Күп телләр белү әйбәт бит ул, башка кешенең үз телендә аралашу аңа хөрмәт билгесе. Хезмәттәшләремнең күбесе татарлар, алар белән татарча сөйләшәбез, күрше авыллардагы чуваш танышларым да бар. Алар белән туган телемдә шатланып аралашам. Чит телләр беләм дип, ана телеңне онытырга ярамый.

Кадыйр Гомәров фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев