Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Чирмешәннән гаилә фермасы хуҗалары Президент белән очрашуда булганнар

Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның тормыш иптәше Гөлсинә Миңнеханова исеменнән тантаналы кабул итү мәҗлесендә безнең районнан Сергей Бочкарев һәм Ольга Пушкина гаиләсе дә катнашты.

Чарага республиканың барлык почмакларыннан 48 гаилә чакырылган, күбесе күп балалы гаиләләр. Әлегедәй чараны ел саен Республика көне алдыннан үткәрәләр. Кабул итүгә укытучылар, табиб, авыл хезмәтчәннәре гаиләләре, шулай ук халык хуҗалыгының төрле тармагы вәкилләре чакырыла. 

2013 елны Чирмешәнгә күчеп килгән гаилә кече ферма төзи һәм сөтчелек тармагында уңышлы эшли башлый. Бүген алар районда иң күп сөт тапшыручылар арасында, моңардан тыш, сөтне эшкәртеп, чирмешәнлеләрне төрле продукция белән тәэмин итәләр.

Сергей Михайлович белән Ольга Евгеньевна алты бала үстерәләр. Бүген өлкән уллары Владислав студент, әмма әти-әнисенә ярдәм итәргә дә вакыт таба. Егор һәм Есения мәктәп укучылары, Гордей, Михаил һәм Савелий әлегә мәктәпкәчә яшьтәгеләр.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев