Чирмешәнлеләрне намуслы хезмәтләре өчен бүләкләделәр
Безнең якташлар

Чирмешәнлеләрне намуслы хезмәтләре өчен бүләкләделәр

Хезмәткә хөрмәт

Күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре һәм районның социаль-икътисади үсешенә зур өлеш керткәннәре өчен, Чирмешән районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр: Миләүшә Рәшит кызы Шәйхетдинова - район башкарма комитетының территориаль үсеш бүлеге баш белгече;

Фирүзә Сәетгәрәй кызы Минубаева - район башкарма комитеты җитәкчесе сәркатибе;

Гөлнур Биктимер кызы Шәфикова -«Чирмешән өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернаты» автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе хезмәткәре.

"Безнең Чирмешән"нең МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев