Чирмешәнлеләр “Мәктәп экопатруле” бәйгесендә призлы урыннар алган
Безнең якташлар

Чирмешәнлеләр “Мәктәп экопатруле” бәйгесендә призлы урыннар алган

“Мәктәп экопатруле” республика бәйгесендә Чирмешән лицеенда белем алучы Динара Хәмитова - беренче, 1 нче Чирмешән мәктәбеннән Аяз Рахматуллин өченче урын яулаганнар.

Якташларыбыз “Иң актив укучы” номинациясендә бүләкләнгән. 8 нче сыйныф укучысы Динарага – ноутбук, 4 нче сыйныфта укучы Аязга велосипедка сертификат тапшырганнар.

Җиңүчеләрне Казанга чакырып, “Сәйдәш” мәдәни үзәгендә бүләкләгәннәр.

Сүз уңаеннан, “Мәктәп экопатруле” мобиль кушымтасы инде 8 ел эшли, аның аша табигать саклау законнары бозылу фактлары турында хәбәр итеп, менә шундый кыймәтле бүләкләр отарга мөмкин.

фото

 

"Безнең Чирмешән"нең МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев