Чирмешәнлеләр Болгардан Диплом белән кайттылар
Безнең якташлар

Чирмешәнлеләр Болгардан Диплом белән кайттылар

Болгар шәһәрендә узган «Ел хатын-кызы», «Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика бәйгесенең зона турында безнең район вәкилләре дә катнашты.

Девичья Поляна авылыннан күп бала әнисе Татьяна Аркадьева - “Хатын-кыз – әни”, район мәдәният бүлеге начальнигы Наталья Иляева һәм “Гаилә кору үзәге” директоры Диләрә Ханова - “Хатын-кыз: мәдәният һәм рухият”,  эшмәкәр Уссо Мхитарян “Ир-ат – игелекле йөрәк” номинацияләрендә чыгыш ясадылар. Якташларыбыз барысы да җиңүче Дипломнарына ия.

Әлеге бәйгедә алты районнан 29 кеше ун номинация буенча көч сынашты.

Әлфия Закирова фотолары.


Нет комментариев