Чирмешәндә РСФСРның атказанган укытучысы белән хушлаштылар
Безнең якташлар

Чирмешәндә РСФСРның атказанган укытучысы белән хушлаштылар

Заманында районның тугыз мәктәбендә мөгаллимлек иткән Оркыя Кыям кызы Галиева 97 яшендә бакыйлыкка күчте.

Вафат булган көне дә мәктәп тормышы белән бәйле. Ул 1 сентябрьдә  Белем көнендә дөньядан китте.

Оркыя Кыям кызы районда “РСФСРның атказанган укытучысы” дигән дәрәҗәле исем алган бердәнбер зат иде. Бу исем якташыбызга 1974 елда бирелгән. Түбән Чегодай авылында туган Оркыя Галиева озак еллар татар теле һәм әдәбияты фәннәрен укыткан.

 

 

"Безнең Чирмешән"нең МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев