Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Чирмешәндә яшәүче Герасимовлар инде икенче бүләк отты

Чирмешән авылыннан Николай Герасимов район газетасы үз укучылары арасында уздырган акциядә инде икенче бүләк откан. Үткән ел чәй пешерү өчен чәйнек чыкса, быел – 1000 сум акча.

- Быел бездә юбилейлар елы: хатыным Венерага - 65, ә миңа 70 яшь тула. Шуңа бу безгә бүләк кебек булды, - ди Николай Александрович. – Бүләк акчага бу елның икенче яртысына “Безнең Чирмешән”гә язылырга да мөмкин. Район газетасыз калып булмый. Әле редакция бүләк тә таратып тора.

Күп еллар механизатор булып эшләгән, инде лаеклы ялдагы якташыбыз “Красный Октябрь” колхозында эшләгән чорны сагынып искә ала. Шуңа да район газетасында “Без бу хакта язган идек” рубрикасы астында басылган 20, 30, 40, 50 ел элек булган вакыйгалар турында укырга ярата.

- Гомумән, район газетасын яратам, андагы бер язманы да калдырмыйча укып чыгам. Танышлар турындагы мәкаләләр дә хатирәләрне яңарта, - ди бәхетле якташыбыз. – Үзебез турында да язмалар басылды, аларны җыеп барабыз. Гаилә коруыбызга 45 ел тулу уңаеннан чыккан мәкалә дөнья күргәч, танышлар да шалтыратып котлады. Бик күңелле булды.

Кадрия Гамирова фотосы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев