Чирмешән районыннан укытучы Батыршиннар династиясенең дүртенче буыны вәкиленә 90 тулды
Лашман, Күтәмә мәктәпләрендә физика укыткан Фәридә Алиева 90 яшьлек юбилеен үткәрде.
Фәридә Нургали кызы укытучы Батыршиннар династиясенең дүртенче буыны. Ул әле бүген дә, үзенең беренче коллективы – Лашман мәктәбендә эшләгән елларын сагынып сөйли.
-Хезмәттәшләрем дә, укучылар да бик яхшы иде. Сыйныф саен 30-35 бала, алар укытучының авызына гына карап тора иделәр, - ди юбиляр. – Минсәгыйть Шакировны (мәрхүм) да укыттым, аларның класс җитәкчесе идем.
Фәридә Алиева үзен Туймәт кызы дип таныштырды. Әтисе бу авылда мәктәп директоры булган, соңрак аларга Бәркәтәгә күченергә туры килә, аннан соң - Лашманга.
-Без Лашманга килгән көнне Бөек Ватан сугышы башланды. Гаиләбезне башта мәктәптәге бер кабинетка урнаштырдылар, аннан соң белем йортыннан ерак булмаган бер өй бирделәр, - диде Фәридә Нургали кызы. – Әти сугыш елларында директор һәм авыл советы башлыгы да булып торды. Абыем Әнәс 10 сыйныфны бетерү белән сугышка китте, Берлинга кадәр барып җиткән. Сугыштан кайткач, югары белем алып, мәктәптә балаларга математика укытты. Безнең укытучылар династиясенең стажы 100 елдан да күбрәк.
Фәридә апаның һөнәрен кызы Рәмзия дәвам итә, ул 2 нче Чирмешән мәктәбендә химия һәм биология укыта.
Бөек Ватан сугышы башланганда 6 яшендә булган кыз ул елларның авырлыкларын хәтерли. Ачлыгы да эләгә бу буынга.
-Кычытканны күп ашадык инде, сыерлары булмаган гаиләләргә аеруча авырга туры килде, - ди ул. – Яшүсмер вакыттан ук колхоз эшенә чыктык: утауга йөрдек, башак җыйдык. Һәр көнне бригадир иртән килеп “нәрәт” биргәне хәтердә.
Фәридә апа урта мәктәпне тәмамлагач, югары белем ала һәм үзе укыган мәктәпкә физика укытучысы булып кайта. Шул елларда Әмир авылы егете Вагыйзга тормышка чыга. Яшь гаиләгә берникадәр Күтәмә авылында яшәргә туры килә: ире сәүдә өлкәсендә хезмәт куя, үзе мәктәптә балалар укыта, Чирмешәнгә күченгәч, район мәгариф бүлегендә эшли.
Алиевлар ике кыз тәрбияләп үстергәннәр. Вагыйз абый гына тормыштан иртәрәк китә, аның вафатына - 9 ел. Фәридә апа бүген кызы Рәмзия тәрбиясендә гомер итә, Чирмешәндә яшәүче кызы Әнисә дә гел хәлен белеп тора.
Юбилярны матур гомер бәйрәме белән котларга район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Җамалетдинов һәм район социаль яклау бүлеге начальнигы Рушания Әхмәдуллина да килде. Илнур Минсәгыйть улы Фәридә Нургали кызын юилее һәм 8 Март бәйрәме белән тәбрикләде һәм район башлыгы Рамил Айбатов исеменнән котлау ирештерде һәм бүләк тапшырды.
Кадрия Гамирова фотолары һәм видеосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев