Чирмешән районы урманчыларына Рәхмәт белдерделәр
Безнең якташлар

Чирмешән районы урманчыларына Рәхмәт белдерделәр

Урман хезмәткәрләре көне алдыннан ике якташыбызны хезмәтләре өчен сөендерделәр.

Күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре һәм урман хуҗалыгы өлкәсендәге нәтиҗәле эшләре өчен, Чирмешән урманчылыгы җитәкчесе – урманчысы Алмаз Рифкать улы Мотыйгуллинга һәм аның урынбасары Әлфинур Зәкәрия кызы Җиһаншинага ТР Министрлар Кабинетының Рәхмәте белдерелде.

Узган якшәмбе көнне, 15 сентябрьдә, урманчылар үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен үткәрделәр.

"Безнең Чирмешән"нең МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев