Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безнең якташлар

Чирмешән өлкәннәре саф һаваның сихәтен тоя

Яшь чакта эш, балалар үстерү мәшәкатьләре белән көннең үткәне сизелми дә кала. “Вакыт җитми” дип тә зарланырга яратабыз. Пенсиягә чыккач, буш вакыт күбрәк булыр кебек. Ә чынлыкта исә... Өлкәннәребезнең көннәре ничек үтә икән?

Ваһап Кәримов (Чирмешән): - Көннәр матур торганда, бакчада, йортта эшлибез. Җомга саен мәчеткә намазга, чакырганда Коръән мәҗлесләренә дә йөрим. Кибеткә барып кайтып, тавыкларны карап керәбез. Тормыш иптәшем белән бергәләп урамда саф һавада да бераз йөреп керәбез. Шулай көн үтә инде.

Антонида Сайгушева (Күтәмә): - Лаеклы ялга чыкканыма инде алты ел. Шулай да эшемне әле күптән түгел генә ташладым: авылыбызда озак еллар кибет тоттым. Билгеле, эшләгән чакта буш вакыт калмый иде диярлек. Хәзер дә кул кушырып утырганым юк. Урманда йөрергә, гөмбә җыярга яратам. Тагын бер шөгылем – төзелеш. Әйтик, беседкабызны балалар ярдәме белән үзем ясадым. Шунда чәй эчеп, ял итеп утыруы үзе бер рәхәт. Хәзер өйдә рассадаларны тезеп куяр өчен киштәләр ясарга җыенам. Моның өчен кирәкле материаллар алып кайттык, эшлисе генә калды. Кичләрен күршеләрем, дусларым белән урамга чыгып йөреп кайтабыз. Йокы алдыннан саф һава бик файдалы була.

Гөлсирә Мусина (Югары Чегодай): - Иртән торып намаз укыгач, бабай белән бергә утырып чәй эчәбез дә маллар карарга чыгабыз. Ул атлар фермасына китә (улларыбызның атлары, үзләренең фермалары бар, шунда ярдәм итә),  мин сарыклар карыйм, алары да 30 баш. Азыгын биреп, суларын эчереп кергәнче, бабай да кайтып җитә. Кабат бергә чәйләп алабыз да, өйдәге эшләргә чират җитә. Шулай намазлар арасында тагын маллар карап кергәнче, көн дә үтеп китә, вакыт җитми дә кала әле. Пенсионерларның эшләре кызу, чирләргә дә вакыт юк.

Мария Долгополова (Чирмешән): - Вакыт тиз уза. Инде 10 елдан артык пенсиядә булсам да, эшне ташламыйм, дөрес, хәзер инде тулы көн булмаса да. Эштән соң оныкларга тәмле пироглар, камыр ризыклары пешерергә яратам. Оекбашлар да бәйләп бирәм. Гомумән, бишинә белән дә, ыргак белән дә бәйлим. Кайчакта кичләрен бераз телевизор карарга да өлгерәм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев