Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Чирмешәнгә Тынычлык байрагы килде

Районыбызга Рерих Пакты – фән һәм сәнгать оешмаларын, һәм тарихи һәйкәлләрне яклау турындагы халыкара килешү символы – Тынычлык Байрагы тапшырылды. Бу истәлекле вакыйга  мемориаль үзәктә узды.

Тынычлык байрагы халыкара комитеты вәкиле Тамара Макаренко тынычлык символын мемориаль үзәккә һәм туган як тарихы музеена тапшырды. Ул байракта чигелгән тамгалар нәрсәләрне аңлатканны да аңлатып үтте. Боҗра эчендә өч түгәрәк сурәтләнгән ак төстәге Тынычлык байрагы фән һәм сәнгать  оешмаларын һәм тарихи һәйкәлләрне саклау турындагы халыкара килешү, Рерих пакты символы булып тора. Бу әлеге өлкәдә тарихта беренче булган халыкара килешү (1935 ел).

Тынычлык байрагын тапшыру эстафетасы илебездә 14 ел элек Барнаулда старт алган. Ә республикада  эстафета Яшел Үзән районыннан башланып киткән. Безнең район эстафетаны Бөгелмә районыннан кабул итеп алды, бездән Нурлатка китте. Республикада әлеге чара Апас районында төгәлләнәчәк. Шунысын да әйтик, Тынычлык байрагы РФ Дәүләт Думасында да саклана.

Тынычлык байрагы  район музейларында лаеклы урын алыр.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев