Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Чирмешәндәге 135нче частьта эшләүче Яруллиннар гел уяу

Якшәмбе киче. Яруллиннар иртәгә башланачак яңа эш атнасына әзерләнәләр. Фәрит йорт тирәсендә мәшгуль, ә Гөлия ашарга әзерләп йөри. Сәгать сигез тирәсе. Шулвакыт кәрәзле телефон аша хәбәр килә: Чирмешәндә бер малай югалган, өенә кайтмаган...

-Озак уйлап тормадык, бу мәгълүматны белештек тә, урамга чыгып йөгердек, - ди Фәрит Яруллин. -Без бит шундыйрак хәлләр өчен җаваплы, иртәме, төнме, әзер булырга тиеш.

Чирмешән районының 135нче янгын-коткару часте начальнигы Фәрит Фәрһат улы минутлар эчендә эш урынына барып, 5-6 ир-атны халык күп була торган җирләргә алып китә. Вал, стадион, елга тирәсен әйләнеп чыгалар.

Янгын-коткару хезмәткәрләре, инструкция буенча, объектлар тирәсендә йөрсәләр, бу хәбәрне ишетеп эзләүчеләргә кушылган ике йөзләп кеше район үзәге урамнарына тарала. Гөлия Яруллина да алар арасында. Бер-берсеннән чүт кенә ара калдырып, карлы урамнарны, тыкрыкларны, шикле урыннарны үтәләр.

-Бөтен җирне кар каплаган, эзләр күренми дә иде, - ди Гөлия. -Мин төзелеп бетмәгән бер өй янына юнәлдем һәм каядыр төшеп киттем, бәрелдем. Нәрсәгәдер кагылгач сискәнеп куйдым. Төн бит әле, кап-караңгы. Каты итеп кычкырганымны хәтерлим. Шуны ишетептер инде, яндагы гәүдә сискәнеп куйды. Югалган малай – Булат тавыш бирде түгелме?! Әйе, ул икән. Уйнарга киткән җиреннән, өйләренә юлны кыскартам дип, яккарак кергән һәм буш канализация чокырына төшеп киткән. Өсте ябылмаган, кар каплаган бу базда-чокырда Булат өши үк башлый, изрәп йокыга китә. Тагын берәр сәгать үтсә...

Районның гражданнарны яклау идарәсе муниципаль казна учреждениесе җитәкчесе Гөлия Мансур кызы шулай итеп югалган малайны эзләп табуга, гомерен саклап калуга зур өлеш кертә. Аны шул ук көнне больницага озаталар. Башы бәрелү, умыртка сөяге зарарлану сәбәпле, ул дүрт ай дәвалана.

Туган көнен әле генә үткәргәч килеп чыккан бу хәлдән соң, Яңа ел каникулларын аягына көчкә басып үткәрә.

Гөлия Яруллина – Нурлат кызы. Ире Фәрит белән 2007 елны кавышканнар. Яңа йорт өлгерткәннәр.

Фәрит Яруллин Чирмешәндә 2007 елдан бирле. Башта инспектор булып эшли, соңрак часть начальнигы постына ук күтәрелә.

Гөлиянең әти-әнисе Нурлатта, Ә Фәритнекеләр күрше Аксубай районының Иске Кыязлы авылында яшиләр.

-Казандагы идарә коллективына рәхмәт, дәвалану өчен булыштылар, райондашлар да хәлемне белешеп, минем өчен көч биреп, борчылып тордылар. Районнан бүләк бирделәр, - ди Гөлия. -Инде эшлим, төнлә дә дежур торам. Бу көннәрдә, кайберәүләр ялга киткәч, ешрак та эшләргә туры килә. Менә бүген дә Фәрит белән икебез дә монда.

Яралары әле дә сиздереп, сызлап йөдәтә Гөлияне. Әмма моңа күнеккән инде, иң мөһиме – күршеләрендә генә яшәүче Булат исән-сау. Күрешеп торалар. Очрашкан саен, малайның әти-әнисе дә Гөлиягә рәхмәт арты рәхмәт укый.

-Аларны яхшы аңлыйм, бала хәсрәте авыр бит, - ди Гөлия Яруллина. -Булатның исән-сау табылуына, саулыгына шатланам. Үзебез дә ике бала үстерәбез, алар – гаилә бәхете, өметебез, бизәгебез.

-Безнең урында башкалар да шулай эшләр иде, - диләр Яруллиннар.

-Хезмәтебез шундый, гел уяу булырга кирәк, инде өч ел отпуск та алган юк, - ди Фәрит Фәрһат улы. -Частьтә 34 кеше эшлибез. Чирмешәндә генә түгел, Ульяновкада, Лашманда, Бәркәтәдә дә аерым постларыбыз гадәттән тыш хәлләргә минуты белән чыгып китәргә әзер. Төп базада өч махсус машинабыз бар. Берсен, 2004нче елда чыгарылган КамАЗны капиталь ремонтлаттык. Республикадан 2 миллион сумлап акча бирделәр. 2012нче елгы икенче бер КамАЗыбызны төзәтергә район, район башлыгы булышты. Бу яктан җитәкчеләр безне яхшы аңлый, хәлебезгә керәләр, мөмкин кадәр ярдәм итәләр. Хезмәткәрләребезгә тиешле шартлар тудырылган, бер-беребезне аңлап эшләргә омтылабыз. Кызганыч, быел янгыннар күбәйде, кайбер халык куркынычсызлык таләпләрен үтәп җиткерми.

...Югалган малайны табуда аерым танылган Гөлия Яруллина турында әле тагын язарга туры килер дип саныйм. Аны, мөгаен, дәүләт бүләксез, игътибарсыз калдырмас.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев