Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Чирмешәндә яшәүче сугыш ветераны Александр Чупахинга Президент бүләген тапшырдылар

Бөек Җиңүнең 72 еллыгын каршылаган көннәрдә районның Бөек Ватан сугышы ветераннарына Татарстан Республикасы Президентының бүләкләрен тапшырдылар. Район башлыгы Фердинат Дәүләтшин 92 яшен тутырган Александр Чупахинга Президент күчтәнәчләрен һәм шәхсән үзенең бүләкләрен өенә илтеп бирде. Сугыш михнәтләрен күп күргән, сугыштан соң да 42 ел колхозда бухгалтер булып эшләгән ветеран мондый хөрмәтләүгә...

Бөек Җиңүнең 72 еллыгын каршылаган көннәрдә районның Бөек Ватан сугышы ветераннарына Татарстан Республикасы Президентының бүләкләрен тапшырдылар.


Район башлыгы Фердинат Дәүләтшин 92 яшен тутырган Александр Чупахинга Президент күчтәнәчләрен һәм шәхсән үзенең бүләкләрен өенә илтеп бирде. Сугыш михнәтләрен күп күргән, сугыштан соң да 42 ел колхозда бухгалтер булып эшләгән ветеран мондый хөрмәтләүгә бик лаек.

Чирмешәндә Александар Васильевич карчыгы белән дәүләтебез төзеп биргән җайлы, бөтен уңайлыклары да булган җыйнак йортта гомер кичерә. Үз аякларында йөреп, кирәк җиренә үзе бара. Кунаклар килүенә бик шатланды. Ветеранга район башлыгы белән чәй табыны артында истәлекләрне яңартырга да җай чыкты. Александр Чупахин Җиңү бәйрәмен гел көтеп ала, аңа бәйрәм көнне ерак йөрисе түгел, Җиңү паркы аларның өй каршында гына.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined