Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Чирмешәндә белгечләр күбәйде

Нурлат аграр техникумының район филиалында укыган егетләргә һәм кызларга диплом бирделәр. Әлеге уку йортында - урак өсте. Монда 50гә якын студент һөнәр алып, дипломлы булды. Егетләр, кызлар өч төркемдә тракторчы-машинист, пешекче-кондитер, утар хуҗасы белгечлеге үзләштергән. Аларга бу хактагы документларны филиал директоры Владимир Островский тантаналы итеп тапшырды. Күтәмәдән Антонина Матягина уку...

Нурлат аграр техникумының район филиалында укыган егетләргә һәм кызларга диплом бирделәр.

Әлеге уку йортында - урак өсте. Монда 50гә якын студент һөнәр алып, дипломлы булды.


Егетләр, кызлар өч төркемдә тракторчы-машинист, пешекче-кондитер, утар хуҗасы белгечлеге үзләштергән. Аларга бу хактагы документларны филиал директоры Владимир Островский тантаналы итеп тапшырды.

Күтәмәдән Антонина Матягина уку йортын кызыл дипломга тәмамлаган. Казанда узган WorldSkills чемпионаты этабында катнашкан, ашларны бик тәмле пешерүче кыз әллә ничә грамота, грант - акчалата бүләк иясе.

Ишлинка авылыннан килеп укыган Михаил Кузьминны да бик мактады директор. Ул тракторчы-машинист дипломы алды, имтихан тапшыргач, "С" категориясенә, йөк машинасы йөртүче таныклыгы да булачак. Миша техникумның үз кырларында МТЗ-1221 тракторында практика үткән. Оста волейболчы да икән әле. Диплом белән бергә, аңа да Мактау грамотасы тапшырдылар, анда "яхшы укыган өчен, яхшы күңеле һәм акылы өчен", дигән сүзләр бар.

-Мин Девичья Поляна авылыннан йөреп, монда ике ел ярым пешекче-кондитерлыкка укыдым. укуы кызык, укытучыларым тәмле пешерергә өйрәтте, - ди Вероника Сафронова.

Бу кызның әти-әниләренә - Петр Николаевич белән Наталья Саулаубековнага һәм башка әти-әниләргә, балалары өчен, рәхмәт әйттеләр бу көнне.

Нык, зур гәүдәле, Сабан туйларында көрәшеп йөрүче, машиналарны яхшы төзәтүче Рифат Талиповның да поварлар арасында диплом алуын күргәч, бераз гаҗәпләндем.

-Мин пешерергә бик яратам. Мәктәпне тәмамлагач, Түбән Камага шушы һөнәрне үзләштерә башладым. Соңгы курсны монда күчеп укып бетердем. Укытучыларга рәхмәт, яхшы белем бирделәр, - ди ул.

Рифат пицца, кекс уңдыра икән. "Ленинград ашы"н яратып пешерә, исеме бик серле булгач, берәр тәмле әйбердер, дигән идем, ул арпа ярмасы (перловка) ашы икән.

-Перловка гына димәгез, белеп пешерсәң, аңардан да бик тәмле аш килеп чыга, - ди дипломлы белгеч.

Сөйләшкән әңгәмәдәшләремнең кайберләре Чирмешәндә калырга ниятли. Кемдер шәһәргә юл тотмакчы, әнә Рифат Себер якларында эш булмасмы ди. Михаил Кузьмин исә армиягә барырга җыена. Вероника әлегә Чирмешәндә эш тапкан, шәһәргә китәргә дә нияте юк түгел. Кайда гына булса да, эшләре булсын дипломлы белгечләрнең, яхшы хезмәт хакы да мөһим. Чөнки аларның тормыш башлана гына әле, яшьләрнең гаилә корасы, торак хәлләрен кайгыртасы бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined дипломнар