37 ел күрешмәгән әфганчылар Чирмешәндә очрашты
Алар Әфганстанда нибары ике-өч тапкыр гына күрешәләр. Тик шул арада, сугыш барган чит-ят җирләрдә дуслашып өлгергән чуваш һәм татар егете - Ульяновка авылыннан Андриан Михайловка һәм Чумачкадан Марат Дәүләтшинга бер-берсен бары 37 елдан соң эзләп табып очрашырга насыйп булган.
-Мине армиягә 1980 елда алдылар, Түбән Камада эшли идем. Самарада поезда...