Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Чирмешән районының Югары Кәминкә авылы ветераны Путинга да озын гомер теләде

Рәҗәп Талип улы Сафин үзен котларга килгән кунакларга мәҗлес буе теләк теләде: озак, бәхетле, кадер-хөрмәт тоеп яшәгез. Мине искә алган Путин да 90 яшькә җитсен.

Югары Кәминкәдә яшәүче ветеранга бүген 90 яшь тулды. Шул уңайдан район башкарма комитеты җитәкчесе Илфат Шәйдуллин аңа Россия Президенты һәм район башлыгы исеменнән котлаулар җиткерде, бүләкләр тапшырды. Социаль яклау бүлегеннән, Югары Кәминкә авыл җирлеге Советыннан да тәбрикләделәр.

-Элек без көне-төне эшләдек, - ди гомер буе йөк машинасы йөрткән Рәҗәп Сафин.
-Ул вакытта Югары Кәминкәдә, Керкәледә дә ферма биналары мал белән тулы. Атна саен диярлек Бөгелмәгә дуңгызлар, үгезләр ташыйбыз. Иртә китәбез, бик соң кайтабыз. Әле бит юлдан арып өй каршына гына җитәсең, ишек төбендә кемдер көтеп тора: я урманга утынга, кырга азыкка барасы. Каршы килеп булмый инде, йомышны үтисең.

Бер елны алар, сигез машинага маллар төяп, янә Бөгелмәгә кузгалалар. Һаман шул сүз – исән-сау авылга кайтып җитә алсаң тагын кемдер йомыш әзерләп куя.

-Гадәттә, без гел бер – ОРС ашханәсенә кереп ашыйбыз. Бу юлы монда ишек төбенә кадәр чират. Нишләргә? Аксаган булып алга үттем. Миңа монда эшләүче берәү игътибар итте. Аңардан беренче, икенче ашлар, каймак китерүен сорадым. Китерде, тамак туйды, малларны бушатып иртәрәк кайтылды. Тормыш шулай әрсезлеккә дә өйрәтте, - ди ветеран.

Ул дүрт ел армиядә була, Германиядән ике тапкыр ялга да җибәрәләр.

-Әти аннан авылга зур аккордеон алып кайткан, - ди улы Рәис. -Шуңарда урамга чыгып, көйләр ишеттергән.

Югары Кәминкәдә бүген иң өлкән бабай – Рәҗәп Талип улы хатыны Зөлхыя апаны Яңа Чишмә районының Ак Бүре авылыннан урлап алып кайта. Туктатмасыннар өчен, аннан, ат белән әллә нинди юллар узып, бик тиз качалар. Шөкер, Зөлхыя Хәлиулла кызы белән 64 ел гомер иткәннәр, өч бала үстергәннәр. Әтиләре кебек, уллары Рәшит һәм Рәис тә машина йөртүчеләр, кызлары Ландыш әти-әнисен карап, тәрбияләп тора. Бүген бергәләшеп юбилей табыны әзерләгәннәр.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев