Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Чирмешән районының Урманасты Үтәмеш егете хәрби хезмәттән соң Казанда фатир алмакчы

Урманасты Үтәмеш егете Радик Галиуллин инде 11 ел хәрби киемдә - контракт буенча хезмәт итә. Ташламалар белән аның хәрби стажы 14 ел ук булган.

Брянск өлкәсендәге Почеп шәһәрендә материаль тәэмин итү хәрби частендә хезмәт итүче якташыбыз, өлкән сержант белән ул чираттагы ялга кайткач очраштык.

Радик кул астында 20 солдат, ул – взвод командиры урынбасары-отделение командиры. Алар округтагы  хәрби частьләрне барлык кирәк-яраклар белән тәэмин итеп тора.

-Миңа хәрби хезмәт ошый. Өйрәнгәч, бер авырлыгы да юк кебек. Квартирада яшим, иртән сәгать сигезгә частькә барам, эш сәгате кичке җидегә кадәр, - дип үзенең көн тәртибе белән таныштырды Радик Фәрхать улы. - Хезмәт хакы яхшы, даими биреп баралар, елга бер өстәмә түләү каралган, 6 ел хезмәттән соң илнең теләсә кайсы шәһәрендә фатир сайларга мөмкин. 20 ел хезмәт иткәч, башлангыч пенсия билгелиләр, 25 елдан – тулы пенсия. Хәрби хезмәтнең “плюслары” күп инде аның.

Якташыбызның чираттагы контракт срогы киләсе елда төгәлләнә. Ул хәрби врачлык комиссиясен уңышлы үтеп, килешүне озайтырга һәм Казан шәһәрендә фатир алырга ниятләп тора.

Укытучы һөнәре үзләштергән Радик Галиуллинны 2006 елда армия хезмәтенә алалар. Ике ел хезмәте тулыр алдыннан ул контракт төзеп тагын өч елга частьтә кала, Кавказда хезмәт итә. Аннан соң туган авылына кайтып, сайлаган һөнәре буенча, өч ел мәктәптә эшли, тик хәрби хезмәт үзенә тарта, һәм ул 2013 елда, кабат контракт төзеп, хезмәткә китә – 2016 елга кадәр Екатеринбургта була. Аннан соң аларны бригадалары белән бүген хезмәт иткән частькә күчерәләр.

-Туган як, әти-әни сагындыра инде, билгеле, елга бер тапкыр гына очрашабыз, Интернет заманасы бит, гел сөйләшеп торабыз, - ди Радик. - Бу юлны сайлавыма бер дә үкенмим һәм яшьләргә дә киңәш итәм.

Радик Галиуллин тырыш хезмәте өчен, автомобиль гаскәрләренең 110 еллыгы һәм Россия Федерациясе кораллы көчләренә 100 ел тулу уңаеннан юбилей медальләре белән  бүләкләнгән.

Быел Чирмешән һәм Аксубай районнары хәрби комиссариаты аша 7 якташыбыз контракт буенча хезмәткә киткән, тагын 3 яшь кеше документлар җыя. 2019 елда районнан 12 егет контракт килешүе төзегән.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев