Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Чирмешән районының Әмир авылы ветеранының юбилеена килене мәҗлес көйләгән

Әмир авылында туып үскән Оркыя Галимовага 90 яшь тулды.

Оркыя  әби гомере буе колхозда хезмәт куя. Якташыбыз 12 яшендә үк үгез җигеп, кырда эшли. Авыр сугыш һәм сугыш арты елларында “бала гына бит” диеп торучы булмый, аңа өлкәннәр белән бертигез эшләргә туры килә.

1953 елда  фронтовик Мәгъсум  Галимовка тормышка чыга. Алар үрнәк гаилә булып 60 ел бергә гомер итәләр, алты бала тәрбияләп үстерәләр. Мәгъсум абый  гомере буе комбайнда эшли, озак еллар авыл мулласы вазифаларын башкарган (ул 2012 елны вафат була). Оркыя әби чөгендер игә.  Ул  аш-суга бик оста була, элегрәк  гаиләсенә дә, туганнарына да, авылдашларына да бавырсак, ипи, пироглар пешерә.

Әбинең 11 оныгы, 14 оныкчыгы бар. Бүген ул һәр баласының йортында кадерле кунак кебек.

Юбилее уңаеннан, Әмирдә, Оркыя апа гомер иткән йортта, килене Фәния табын көйләп, кунаклар дәшкән. Кызганыч, улы Шәүкәт берничә ел элек гүр иясе булды.

Оркыя Зариф кызын юбилее белән котларга район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рәмзия Долгополова, район социаль яклау бүлеге начальнигы урынбасары  Елена Кочина, Лашман авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Сания Гыйльманова, җитәкче урынбасары Рокия Гатауллиналар килде. Юбилярга Россия Президенты Владимир Путин, район башлыгы Фердинат Дәүләтшин исеменнән котлау хатлары, истәлек бүләге тапшырдылар һәм сәламәтлектә озын гомер итүен теләделәр.

Ландыш Зыякова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X