Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Чирмешән районында яшәүче сугыш ветеранына штаб документларын да ышанып тапшырганнар

Бөек Ватан сугышы ветераны Габделхак Җиһаншинны 95 яшьлеге уңаеннан котладылар.

Югары Чегодайда яшәүче якташыбыз, күз генә тимәсен, егетләр кебек әле. Бүгенге бәйрәм мәҗлесендә җырламаса да, аның нинди җыр яратуын югарычегодайлылар яхшы белә.

Без кабызган утлар сүнмәс алар,

Сүнмәс алар хәтәр җилләрдә.

Без кичә алмаган юк кара урман,

Без җиңә алмаган дошман тумаган.

Әйе, алар кабызган утлар якты яна, алар яулаган җиңү кыйммәтен җуймый.

Габделхак Җиһаншин сугышның нәкъ кызган вакытында, 1943 елда солдат формасы кия, нибары 17 яшьлек егет чагында. Финляндиядә сугышка керә, Эстонияне, Латвияне дошманнардан азат итүдә катнаша. Җиңү көнен Ригада каршылаган.

Аягы, кулы яралы якташыбыз сугыш бетеп биш ел үткәч кенә туган якка кайта. Фронтовик – III дәрәҗә Дан ордены кавалеры, бик күп медальләр иясе. Тыныч тормышта гел колхозда эшләгән, Югары Чегодайдан беркая китмәгән.

-Сугыш чоры истән чыкмый, - ди ветеран. -Исән калуым – бәхетем. Мин фронтта батальон штабы каршында мөһим документлар йөртүче идем, бурычым бик җаваплы булды.

Дан ордены, “Сугышчан батырлык өчен”, “Германияне җиңгән өчен” медальләре белән бүләкләделәр. “За отвагу” медале дә бар иде, анысын югалттым, документлары калмады.

-Әти безгә тырнагы белән дә чиртмәде, авылда бер сабыр, бик хөрмәтле булды, - ди кызы Халисә.

 

-Урамыбызда, очыбызда халык әйбәт, гел туганнар кебек яшәдек, - ди  икенче кызы Хәтимә. -Әти әле дә яхшы күрә, аягында, барын да хәтерли.

Кызганыч, фронтовик инде ялгыз, хатыны Минрәйсә вафат. Ярый әле балалары рәхим-шәфкатьле – Казанда кырык еллап яшәгән кызы Рәшидә, кияве Харис Югары Чегодайга күчеп кайтканнар, әтиләрен карап торалар. Башка балалары да еш хәл беләләр.

-95 яшен сезнең кебек аякта килеш каршы алучылар күп түгел. Сугыш авырлыкларын күп күргәнсез, тыныч тормышта үз-үзегезне аямагансыз, бәхетле картлык кичерәсез, безгә үрнәк булып яшисез, рәхмәт, - диде район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рәмзия Долгополова, юбилярга Россия Президенты Владимир Путинның, район башлыгы Фердинат Дәүләтшинның котлауларын, бүләкләрен ирештереп.

 

-Җиңү яулашканыгыз өчен рәхмәт, сезгә! – диде Чирмешән һәм Аксубай районнары буенча хәрби комиссар Дмитрий Палаткин. Ул да, район социаль яклау бүлеге вәкиле дә ветеранга истәлек бүләге тапшырдылар. Юбилярны Иске Үтәмеш авыл җирлеге Советыннан да килеп котладылар.

Ветеран – юбиляр түр башында утырган сыйлы табын артында әле тагын байтак теләкләр булды.

Габделхак Җиһанша улы Югары Чегодайда яшәүчеләрдән бүген иң өлкәне. Ул унике бертуганы арасыннан да иң озын гомерле.

Моннан алдагы көнне бу авылда Зөләйха Кәримованы 90 яшьлек юбилее белән котладылар. Ә районның иң олы кешесе – Кара Чишмәдә яшәүче Мәдхыя Сәлаховага быел, декабрь аенда 100 яшь тулды.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев