Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Чирмешән районында Латыйпов ипиен бөтенесе белә

Ел саен, матур гадәт буенча, Казан Кремлендә Татарстан Президенты һәм аның хатыны исеменнән республиканың иң яхшы гаиләләрен кабул итү мәҗлесе уза. Президент кунаклары арасында безнең якташлар – эшмәкәрләр - Латыйповлар да бар.

-Кремльдән искиткеч тәсирләр белән чыктык, - ди Зилә Мансур кызы. –Бик җылы кабул иттеләр. Без төпчегебезне дә алып барган идек, алдан кисәтмәдек, аңа да тиз арада аерым бүлмә таптылар, хәтта янына сакчы да бастырдылар. Президент һәм аның тормыш иптәше белән фотога да төштек.

Бүген Латыйповларның ипи пешерү цехы Чирмешән районы авылларын гына түгел, ә күрше районнарын да ипи белән тәэмин итә.

Зилә һәм Альберт Латыйповлар, башка яшьләр кебек үк, гаилә корып, Казанда яши башлаганнар. Башкалада алар үз көчләрен бизнесның төрле юнәлешләрендә сынап карыйлар.

Икенче балалары тугач, яшьләр Чирмешәнгә кайтырга ниятлиләр, җиләк – җимеш культураларын үстерү проектын тормышка ашырырга планлаштыралар. Район үзәгеннән ерак түгел, биш гектар җирне арендага алып, җиләк һәм кура җиләге үсентеләре утыртканнар. Латыйповлар Татарстанда җиләкне парникта үстерүче бердәнбер эшмәкәрләр булалар.

2018 нче елны алар  бизнесны үстерүгә 1, 5 миллион сум грант оталар. Эшне башлап җибәргәнче, әүвәл базарны өйрәнәләр һәм киләчәккә планнар билгелиләр. Латыйповларның максаты – зур акчалар эшләү генә түгел, ә халыкка файда китерү, сыйфатлы продукт җитештерү.

Өченче сабыйлары дөньяга килер алдыннан, Латыйповлар ипи пешерү цехы ачып җибәргәннәр. Яшь бала белән кулда, Латыйповлар яңа эшне  дә тиз үзләштерәләр. Аш пешерү цехында коляска куеп, беренче вакытта үзләре ипи пешерәләр. Хәзер инде җитештерү югары темпта бара.

Балалары  туган саен Латыйповлар яңа эш башлыйлар. Күптән түгел аларның дүртенче сабыйлары туган һәм яңа планнары барлыкка килгән, бу юлы Казанда кондидер әйберләре - Kanfit милли бренды астында тәмле һәм файдалы шоколад җитештерергә планлаштыралар.

Бизнесменның уңышларын күреп тә алдылар, бүген ул район эшмәкәрләренең иҗтимагый советы рәисе, район эшмәкәреләрнең хокукларын яклау буенча Республика Президенты каршындагы вәкаләтле вәкилнең иҗтимагый вәкиле, Лашман авыл җирлеге депутаты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X